Казанда ТР Президенты һәм Мисыр илчесе хезмәттәшлек турында килештеләр

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Мисыр Гарәп Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Әл-Бадри Казанда очрашу барышында ике республиканың, ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен, зур мөмкинлеге бар дигән фикергә килделәр. Бу хакта бүген, “Казанда Мисыр көне” промо-акциясе уңаеннан, “Татмедиа”га матбугат конференциясенә килгән Мөхәммәд Әл-Бадри хәбәр итте.

Мисырның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе сүзләренчә, очрашу нәтиҗәле булган. “Без Мисыр Гарәп Республикасы һәм ТР арасында мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү ысуллары турында ачыктан-ачык сөйләштек”, - диде ул.

“Без, безнең ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен, зур мөмкинлекләребез булуы турындагы фикердә бердәм булдык. Аерым алганда, туризм, сәүдә, инвестицияләр өлкәсендә. Моннан тыш, мин ТР Президентына Хургада һәм Казан арасында тугандаш килешү төзергә тәкъдим иттем. ТР Президенты, үз чиратында, бу тәкъдимне хуплады, һәм хәзер аны тормышка ашыру сөйләшенәчәк”, - диде ул.

Мөхәммәд Әл-Бадри билгеләп үткәнчә, Татарстанда Мисыр туристын җәлеп итәрлек уникаль компонентлар күп. “Мин ТР Президенты белән Казанда очрашкач, үземне Женевада кебек хис итүемне әйттем. Шәһәрдә архитектура җәлеп итә. Көнчыгыш атмосфераны тоеп була. Шәһәрнең рухы турында сөйләсәң, Казан Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында ниндидер күпер кебек. Шулай ук татар аш-сулары безгә бик кызыклы”, - дип ассызыклады спикер.

Мисырның Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе аерым алып, Татарстан табигатенең матурлыгын билгеләп үтте.

Илче фикеренчә, Татарстанда спортның кышкы төрләренә әзерлек уздырырга мөмкин.

Спикер сөйләгәнчә, кайбер Мисыр компанияләре үз хезмәткәрләре өчен Россиягә сәфәрләр оештыра башлаган. Ул мондый сәфәрләр өчен туризм шәһәрләре исемлегенә Казанны кертеп булуына өметен белдерде.

Мисыр Татарстан ярдәмендә тормышка ашыру белән кызыксынган проектлар турында сөйләгәндә, ул нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше, сәүдә өлкәләрен атады. “Мисырның пластиктан продуктларны һәм авыл хуҗалыгы продукциясен Татарстанга җәлеп итү теләге зур”, - дип хәбәр итте ул.

Мөхәммәд Әл-Бадри ышандырганча, Мисыр сәүдә, сәнәгать һәм инвестицияләр министрының Россиягә, ТР Президенты һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры белән очрашу өчен, Казанга сәфәре оештырылачак.

“ТР Президенты белән очрашу тәмамлангач, мин Мисыр сәүдә, сәнәгать һәм инвестицияләр министры белән элемтәгә чыктым, аңа мәгълүматны тапшырдым һәм ул аны кабул итте. Бу чараларны томрышка ашыру Татарстан һәм Мисыр арасында мөнәсәбәтне үстерүгә өлеш кертәчәк. ТР Президенты Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановка 19 нчы июньдә, Мисыр туризм министры белән очрашу һәм илләр арасында мөнәсәбәтләрне үстерү буенча тәгаен адымнар турында сөйләшү өчен, Мәскәүгә барырга йөкләде. Мин планнарыбызны агымдагы ел ахырына кадәр яки киләсе ел башында тормышка ашыра башларбыз дип өметләнәм”, - диде Мөхәммәд Әл-Бадри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International