Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты территориясендә төзелеш алып барылырга һәм ул үзгәртелергә тиеш түгел
ТР Хөкүмәт карары белән Болгар дәүләте башкаласы - Болгар шәһәре чикләре билгеләнде.
“Болгар шәһәре – Болгар дәүләте башкаласы” Федераль дәрәҗәдәге мәдәни мирас объекты территориясенең чикләрен билгеләү турында”гы ТР Министрлар Кабинеты карары 2002 елның 25 июнендә гамәлгә куелган “Россия Федерациясе халыклары мәдәни мирасы объектлары турында”гы Федераль законы нигезендә кабул ителде.
Документ буенча шәһәр мәйданы 424 га тәшкил итә. Биредә музей-тыюлык территориясендә төзелеш алып барылырга һәм үзгәртелергә тиеш түгел, дип күрсәтелгән. Аерым алганда, мәдәни мирас объектларын саклау һәм инженерия коммуникацияләре мәдәният һәйкәленә кагылышы булмаган яңа төзелеш, җир, хуҗалык, юллар төзелеше һәм башка эшләр мөмкин түгел.
Мәдәни мирас объекты территориясендә туристларга хезмәт күрсәтүче махсус транспорт, музей-тыюлык хезмәт транспорты, хуҗалык техникасы, ашыгыч хезмәт машиналарыннан башка автотранспорт хәрәкәте чикләнелә.
Моннан тыш, планлаштырылмаган ял итү чаралары оештыру, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өчен павильон һәм лареклар торгызу, җир эшкәртү, хайваннар көтү, агач утырту тыела.
Карар буенча шәһәр территориясен натураль материалдан төзекләндерү рөхсәт ителә. Тарихи-архитектура кыйммәте булмаган биналарны һәм корылмаларны сүтү рөхсәт ителә. Эш күләме һәм төре ТР Мәдәният министрлыгы белән килешеп билгеләнә.
Музей-тыюлык барлыкка килгәнче, мәдәни мирас объекты территориясе чикләрендә урнашкан бер катлы торак зонасында һәм туристлык инфраструктурасы объектлары зонасында территорияне куллану чикләнә. Бу биредәге төзелеш һәм коммуникацияләрнең үлчәмнәрен үзгәртмичә һәм тарих һәм мәдәнит һәйкәлләрен саклау буенча дәүләт органнары белән килешеп, шулай ук дәүләт тарих-мәдәни экспертиза карары нигезендә эшләнелә. Шунда эшләүчеләр үз участокларын 25 см тирәнлектә эшкәртә һәм бер катлы торак йортлар зонасында шәхси автотранспортта хәрәкәт итә ала.
Бу карар Татарстан Хөкүмәтенең рәсми сайтында дөнья күрде.