«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО «ТропаМИРоссии» туристлык сукмакларының илкүләм системасын булдыру һәм үстерү турында онлайн-курста катнашырга чакыра. Курсны узу – бушлай.
2024 елда Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр алуга һәм вакыйгалы чаралар уздыруга яңа конкурс сайлап алулары башланды. Конкурс сайлап алулары «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Быел җәй Югары Ослан районында Зөя елгасы ярында For-rest Club шәһәр яны клубында яңа пляж төзекләндерелде. «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты субсидияләре акчаларына яр буе территориясе тулысынча үзгәртелгән. Су буйлап йөрү өчен ачык терасса, диваннар һәм өстәлләр белән җиһазландырылган беседкалар барлыкка килгән.
2024 елның 1 сентябреннән эчке һәм тышкы туристлык операторлары өчен сатылган туристлык продуктлары турында белешмәләрне «Электрон юллама» дәүләт мәгълүмат системасына тапшыру бурычы башлана (2022 елның 28 маендагы 148-ФЗ Федераль законның 2 ст. 2 өлешендәге 2 пункты).
Елга навигациясе чорында Казанга хәзерге метеорларда һәм валдайларда Түбән Новгородтан, Козьмодемьянскидан, Сарапулдан, Чабаксардан һәм Ульяновскидан 6 меңгә якын турист килгән.
Татарстан Республикасында «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында алынган бердәм субсидия акчаларыннан 2024 елда туристлык инфраструктурасын үстерүгә һәм вакыйгалы чаралар уздыруга субсидияләр бирү өчен конкурс сайлап алулары узды.
Бүгенге көнгә Татарстан Республикасында аттестацияне 387 экскурсовод уңышлы узды, шул исәптән инглиз, гарәп, алман, төрек, француз һәм испан телләрен белгән гид-тәрҗемәчеләр дә.
Чистайдагы «Юность» пляжы Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты субсидиясе кысаларында барлыкка килгән чираттагы яңа су янында ял итү урыны булачак.
«Зур Идел» макротерриториясен территориаль-пространстволы планлаштыруның төбәкара схемасын эшләүчеләр консорциумы Татарстанга эш визиты белән вәкилләре килде. Визит барышында Татарстан Республикасының Чистай шәһәре һәм Кама Тамагы районы каралды.
ВСУ бәреп керү нәтиҗәсендә йөзләрчә кеше зыян күрде, дистәләгән мең кеше үз йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булып, хәзер вакытлыча урнашу пунктларында тора. Дәүләт комитеты коллективы хезмәт хакының бер өлешен Курск өлкәсенең зыян күргән тыныч халкына ярдәмгә күчерде.