«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залы балаларны һәм ата-аналарны «Шүрәле турында яңа әкият» Кремль чыршысына чакыра. Кечкенә тамашачылар опера һәм балет, драма театрлары һөнәри артистлары катнашында әкият-балет күрә алачак. Күренешләр 24еннән 30 декабрьгә кадәр һәм 2 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр барачак. Балалар һәм аларның ата-аналары могҗиза, дуслык һәм мәхәббәт турында Яңа ел әкиятен күрә алачак. Усал Кар Патшабикәсе Кыш Бабай улы Батырны сихерләп урманда яшәүче бөкре куркыныч Шүрәлегә әверелдерә. Балаларга Кар Кызы белән бергә могҗизалы сәяхәткә чыгып Батырны кире кайтарырга туры киләчәк.
Иртәгә, 3 декабрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында "Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе" тагын ишекләрен ача. Ул Казан шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта Ия елгасы ярында Яңа Кырлай авылының әкияти карлы чыршы урманында урнашкан. Сәяхәт урман таможнясыннан башлана. Анда кунакларны Кыш Бабай хуҗалыкларына алып баручы Шайтан каршы ала. Ә Кыш Бабайның үзенең йортына кунакларга Шүрәле картасы буенча барырга кирәк. Юлда кунакларны бик күп могҗизалар көтә – борынгы әкиятләр, катлаулы табышмаклар, төрле могҗизалар һәм шулай ук әкият геройлары:
Шүрәле — бөтен урман юлларын һәм сукмакларын белүче (Урман Хуҗасы), дустанә һәм усал Шайтан (Җен), кызык Убырлы Карчык (Баба Яга), борынгы Аждаһа (Змей Горыныч), көчле һәм кыю Батыр (Богатырь), матур Алтынчәч (Златовласка), гашыйклар Таһир и Зөһрә (Ромео һәм Джульетта), алар сәяхәтчеләрне күп төрле сынаулар белән сынап караячак. Резиденция 25 гыйнварга кадәр килүчеләр өчен ачык булачак.
30 ноябрьдә Барселона шәһәренең "El Palace" отелендә 2017 елда конфедерацияләр Кубогы уеннарында катнашучы Россия шәһәрләрен тәкъдир итү булды. Чара "Туризм буенча милли маркетинг үзәге"ФДУП, аерым алганда "Visit Russia" Испания офисы тарафыннан оештырылган. Барселонада Россия Федерациясе Генераль консулы Клименко Юрий Николаевич бу аның мәртәбәле кунагы булды.
Үзләренең туристик потенциалын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Сочи тәкъдир итте, Испаниядә Match Hospitality ФИФА эксклюзив агенты -"CSM" компаниясе чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы туризмны үстерү буенча Россия Федерациясе Бөтенроссия рейтингында "Россия туризмы регион- лидерлары" дипломы белән билгеләнде. Бүләкләү Санкт-Петербургта V Халыкара мәдәни форумның "Туризм" секциясе кысасында узды. Анда шулай ук диплом белән туристик-мәгълүмат үзәкләре лидерлары рейтингы унлыгына кергән "Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге" дә билгеләнде.
Форум программасына «Россия һәм Халыкара туристик базарларда Россия регионнарының конкурентлыгын арттыру» темасына туризм буенча Координацион совет утырышын, «Эчке туризм өлкәсендә яңа статистик исәп принципларын кертү турында» түгәрәк өстәл, "Бөек Ефәк юл" панель дискуссиясен уздыру һәм башкалар кертелгән. "Туризм" секциясе эшендә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов та катнаша.
«Үзегезне чикләргә кирәкми, фантазияләрегезне эшкә җигегез!». Менә шулай мөрәҗәгать итте дә инде туризм буенча Федерация агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов туристлык волонтерлары өчен юнәлеш сменасында катнашучыларга.
26 ноябрьдә туризм буенча Федерация агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов туристлык волонтерлары өчен юнәлеш сменасында катнашучыларның проектлары куелган «Идел» яшьләр үзәгенә бәяләргә махсус килде.
Смена 23еннән 27 ноябрьгә кадәр булып, үз “канаты” астына Мәскәү, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Екатеринбург, Киров һәм әлбәттә инде Казан кебек төбәкләрдән 95тән артык волонтерны җыйды.
2 декабрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Мәскәү фоторәсемнәр Йорты коллекциясеннән (Арт Музей Мультимедиясе) «Балалар модасы. 100 ел элек» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Экспозициягә йөз ел элек тегелгән киемнәргә киенгән балалар төшерелгән 80 фоторәсем куелган. Монда тәреле күлмәкләр дә, гимназия формалары да, крестьян балалары киемнәре дә, приют ятимнәренең бертөрле тукыма күлмәкләре дә, балалар балы өчен кидерелгән матур бантиклы кызлар да бар. Балалар киемнәренең чын апофеозы – матроска. Аны малайлар да, яшүсмерләр дә, әйбәт гаиләләрдән кызлар да, башкалада һәм провинциядә яшәүчеләр дә кигән. Анда шулай ук диңгез формасының чын күчермәләрен дә һәм үрнәкләрнең үзен хәтерләткән фантастик киемнәрне дә күрергә була.
Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның структур бүлекчәләрендә ел барышында сәламәтлеге чикләнгән кешеләргә бушлай хезмәт күрсәтелә, әмма декабрь башында аларга аерым игътибар бирелә. Хезмәткәрләр бу категориядәге кешеләрнең һәрберсенең теләген исәпкә алырга тырыша.
2016 елның 1сеннән 11 декабрьгә кадәр ТР Милли музеенда, һәм аның филиалларында, инвалидлар декадасы кысасында түбәндәге чаралар үткәрелә: экспозицияләр белән танышу экскурсияләре, музей дәресләре, Татарстан тарихы турында лекцияләр, концертлар, «Картаймас йөрәкләр» һәм «Ретро» ветераннар хорлары, Лапоток» балалар ансамбле чыгышлары, Лаеш балалар йортында һәм сукыр һәм чукрак балалар мәктәп-интернатында махсус хәйриячелек программасы буенча күчмә музей дәресләре.
25 ноябрьдә «Казан Ривьера»сы күңел ачу үзәгендә «Борынгы чыганакларга сәяхәт - 2016» конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны рәсми котлау тантанасы булды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов катнашты. Ул үзенең сәламләү сүзендә конкурста катнашуның мөһимлеген билгеләде: « Мин сезнең һәрберегез конкурста катнашып, республикада туризмны үстерүгә үзеннән өлеш кертүен аңлагандыр дип уйлыйм. Бу бик мөһим, чөнки Татарстанның туристлык потенциалы бик зур. Туристлык өлкәсе киң – анда 40 меңгә якын кеше эшли, аларның һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә: кемдер кунакханәләрдә кунакларга хезмәт күрсәтә, кемдер алар өчен экскурсияләр оештыра, кемдер сувенирлар әзерли һәм башка күп нәрсәләр. Шуңа күрә республика өчен безнең өлкәнең мөһим булуын без аңларга тиеш. Мин сезнең Татарстан туризмы өлкәсендә эшләү турында җитди уйлавыгызны теләр идем».
«Борынгы чыганакларга сәяхәт» - Татарстанда өстенлекле туристлык үзәкләрен үстереп һәм мәдәни мираска бәйле шәхси инновацион туристлык проектларын тормышка ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән беренче конкурс.
Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты.
«Борынгы чыганакларга сәяхәт» конкурсы беренче тапкыр 2010 елда игълан ителде. Конкурсның максаты – мәдәни мирас өлкәсендә инновацион туристлык проектларын эшләүгә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү, туган якның мөһим туристлык ресурслары турында белемне арттыру юлы белән яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләү.
Кичә туристик волонтерлар өчен профильле белем бирү сменасы ачылды. Ул «ВОЛГА» ЯҮдә 23 ноябрьдән 27 ноябрьгә кадәр була. Оештыручысы булып Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм«Татарстан Республикасы туристик волонтерлар Ассамблеясе» АНО чыгыш ясады.
Сменаны ачуда комитет Рәисе урынбасары Лиана Сәетова катнашты. Үзенең сәламләү чыгышында ул волонтерлык хәрәкәтенең Россиядә иң перспективалы хәрәкәт булуын билгеләде: "Турист волонтерлары-туристик өлкәнең иң мөһим өлеше. Сез кунакларга шәһәр һәм төбәкне белергә өйрәтүдән тыш, безгә дә туристларның теләкләрен өйрәнергә һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәсез. Татарстан мондый сменаны беренче тапкыр гына кабул итми инде һәм шул ук вакытта волонтерлык хәрәкәтенең елдан ел үсә баруы безне бик куандыра".
Татарстанның Табигый тарих музеенда «Иң кызык Кар бабай» конкурсы башланды. Балаларга фантазияләрен күрсәтеп, Кыш бабайның иң беренче ярдәмчесе Кар бабайны кардан түгел, ә кул астындагы әйберләрдән ясарга тәкъдим ителә. Ул никадәр кызыклырак һәм үзенчәлеклерәк булса, шуның кадәр яхшырак булачак.