“Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә" тагын кунаклар көтәләр!

2016 елның 2 декабре, җомга

Иртәгә, 3 декабрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында "Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе" тагын ишекләрен ача. Ул Казан шәһәреннән 80 чакрым ераклыкта Ия елгасы ярында Яңа Кырлай авылының әкияти карлы чыршы урманында урнашкан. Сәяхәт урман таможнясыннан башлана. Анда кунакларны Кыш Бабай хуҗалыкларына алып баручы Шайтан каршы ала. Ә Кыш Бабайның үзенең йортына кунакларга  Шүрәле картасы буенча барырга кирәк. Юлда кунакларны бик күп могҗизалар көтә – борынгы әкиятләр, катлаулы табышмаклар, төрле могҗизалар һәм шулай ук әкият геройлары:

  Шүрәле — бөтен урман юлларын һәм сукмакларын белүче (Урман Хуҗасы), дустанә һәм усал Шайтан (Җен), кызык Убырлы Карчык (Баба Яга), борынгы Аждаһа (Змей Горыныч), көчле һәм кыю Батыр (Богатырь), матур Алтынчәч (Златовласка), гашыйклар Таһир и Зөһрә (Ромео һәм  Джульетта), алар сәяхәтчеләрне күп төрле сынаулар белән сынап караячак. Резиденция 25 гыйнварга кадәр килүчеләр өчен ачык булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International