Туризм буенча Федерация агентлыгы җитәкчесе туристлык волонтерларының юнәлеш сменасында катнашучыларның проектларын бәяләде

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

«Үзегезне чикләргә кирәкми, фантазияләрегезне эшкә җигегез!».  Менә шулай мөрәҗәгать итте дә инде туризм буенча Федерация агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов туристлык волонтерлары өчен юнәлеш сменасында катнашучыларга.

26 ноябрьдә туризм буенча Федерация агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов туристлык волонтерлары өчен юнәлеш сменасында катнашучыларның проектлары куелган «Идел» яшьләр үзәгенә бәяләргә махсус килде.

Смена 23еннән 27 ноябрьгә кадәр булып, үз “канаты” астына Мәскәү, Түбән Новгород, Йошкар-Ола, Екатеринбург, Киров һәм әлбәттә инде Казан кебек төбәкләрдән 95тән артык волонтерны җыйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International