ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Россия Федерациясендәге Чехия Республикасы Әмирлегендә Татарстанның туристлык потенциалын тәкъдир итте. Үз чыгышында ул кеше күп йөри торган иң популяр урыннар турында сөйләде: Зөя утрау-каласы, Казан, Алабуга, Чистай һәм Болгар. Шулай ук тәкъдир итүдә республикада уздырылучы түбәндәге фестивальләр һәм бәйрәмнәр дә күрсәтелде: "Бөек Болгар" урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивале, Сабантуй, Зөя май чабуы һәм башкалар. Күңел ачуларның киң индустриясенә һәм SPA-ялга аерым игътибар бирелде. Болардан тыш, Сергей Иванов Казанга килү өчен уңайлы юллар турында сөйләде.

 


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

18 ноябрьдә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында конкурс комиссиясе утырышы булып, анда «Чыганакларга сәяхәт» VII республика конкурсының җиңүчеләре һәм дипломантлары ачыкланды.

Җиңүчеләрнең исемнәре рәсми бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк. Ул 2016 елның 25 ноябрендә 11:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча була: Казан шәһәре, Фатых Әмирхан пр., 1нче йорт ( «Казан Ривьерасы» ГРК, 1нче кат, «Эрмитаж» конгресс-холлы).

Конкурста катнашучыларның барысын да чакырабыз!


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Мәскәүдә National Geographic Traveler Awards 2016 бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы"Россия экскурсияләре ялы"  номинациясендә төп призны алды". Онлайн-тавыш бирү 2016 елның 8 сентябреннән 6 ноябрьгә кадәр барды һәм аңа 23 номинация кертелде: «Пляж ялы», «Гаилә ялы», «Тау шуу ялы», «Экскурсия ялы», «Агротуризм», «Сәламәтләндерү ялы», «Эко-ял», «Могҗизалы ял», «Ел ачышы», «Иң яхшы гастрономия туры», «Экзотик ял», «Россия экология ялы», «Россия экскурсияләре ялы» һәм «Россиянең экологик ялы». Болардан тыш, тавыш бирү кысасында билгеләнә: «Иң яхшы Халыкарара авиакомпания», «Иң яхшы Россия авиакомпаниясе», «Иң яхшы аэропорт», «Иң яхшыинтернет-сервис», «Иң яхшы отель челтәрләре», «Иң яхшы пляж отеле», «Иң яхшы круизлар», «Иң яхшыинтернет-сервис» һәм  «Сәяхәтләр турында иң яхшы тапшыру».


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февралендә төзелгән визасыз төркемле туристик йөрүләр Килешүен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек алып баруга хокукы булган туристик оешмаларның, 2017-2018 елларга исемлеген төзү максатыннан чыгып, Сезнең агымдагы елның 1 декабренә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетына бу килешүне гамәлгә ашырырга теләк белдерүегез турында хәбәр итүегез сорала.

 

20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр «Эрмитаж-Казан» Үзәге император сараена балга чакыра. «Император сараенда Раштуа уеннары яисә Яңа ел мәшәкатьләре» бәйрәм интерактив программасында сез Раштуа һәм Яңа елны бәйрәм итүнең йөз еллык традицияләре белән танышырсыз. Әмма балга барганчы аңа әзерләнергә һәм Яңа ел мәшәкатьләрен башкарырга кирәк: бәйрәм киемнәре, Раштуага һәм Яңа елга бүләкләр сайларга, этикет кагыйдәләрен белергә, элеккеге биюләрне өйрәнергә һәм бал биюләре белән танышырга. Ә иң ахырдан күңел ачулар башлана – уеннар, мәзәкләр һәм Яңа ел чыршысы янында биюләр.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетының кадрлар резервына керү конкурсында катнашу өчен документлар кабул итү тәмамлана. Конкурс турында җентекле мәгълүмат «Кадрлар сәясәте» бүлекчәсенә куелган.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 31 декабреннән алып 2017 елның 1 гыйнварына кадәр яшәү өчен отельләргә һәм апартаментларга бронь эзләү буенча мәгълүматлар рейтингында Казан Россия шәһәрләре арасында популярлыгы буенча өченче урынны алган. Бу хакта RoomGuru.ru. интернет-сервисының мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.

Яңа ел төнендә ял итү өчен Россиядә иң соралган 10 шәһәр исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Сочи, Калининград, Екатеринбург, Түбән Новгород, Новосибирск, Красноярск һәм Самара кергән. Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия буенча йөрүләр саны ТурСтат мәгълүматлары буенча узган ел белән чагыштырганда 15 процентка артачак.

 


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте белән Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февралендә төзелгән визасыз төркемле туристик йөрүләр Килешүен гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек алып баруга хокукы булган туристик оешмаларның 2017-2018 елларга исемлеген төзү максатыннан Сезнең агымдагы елның 1 декабренә кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетына бу килешүне гамәлгә ашырырга теләк белдерүегез турында хәбәр итүегез сорала.

 

10 ноябрьдә Шанхай шәһәрендә Туризм буенча федераль агентлык ярдәме белән "Visit Russia" туризм буенча Милли маркетинг үзәге оештырган "Russian Tourism Road Show роуд-шоуның быелгы соңгы этабы булды. Россия регионнарын, шул исәптән Татарстан Республикасын КНРның 120ләп туристик компаниясенә тәкъдир итү үткәрелде. КНРда Кытай халкы арасында 2017 елда конфедерацияләр Кубогы уеннарына һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына туристик пакетлар сату белән шөгыльләнәчәк ФИФА Match Hospitalily эксклюзив агенты - "Shankai" компаниясе күрсәтелде. Эшлекле программа кысасында Шанхай шәһәрендә КНРда икенче "Visit Russia" туризм офисын тантаналы ачу булды.

Шимбә көннәрендә Игенчеләр Сарае каршындагы скверда Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар өчен«Аграрийларда кунакта» бәйрәм-күңел ачу программасы оештырыла.

 

12.11 - "Көзге күңел ачулар"

26.11 - "Көзге туй"

10.12 - "Терлекчеләр янында кунакта"

24.12 - "Игенчеләр паркында хайваннар дөньясы"

14.01 - "Бәйрәм телейдоскобы"

28.01 - "Утлы Әтәчне каршылап!"

11.02 - "Кышкы марафон"

25.02 - "Эх, Кадерле Кыш!"


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International