25 ноябрьдә «Казан Ривьера»сы күңел ачу үзәгендә «Борынгы чыганакларга сәяхәт - 2016» конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны рәсми котлау тантанасы булды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов катнашты. Ул үзенең сәламләү сүзендә конкурста катнашуның мөһимлеген билгеләде: « Мин сезнең һәрберегез конкурста катнашып, республикада туризмны үстерүгә үзеннән өлеш кертүен аңлагандыр дип уйлыйм. Бу бик мөһим, чөнки Татарстанның туристлык потенциалы бик зур. Туристлык өлкәсе киң – анда 40 меңгә якын кеше эшли, аларның һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә: кемдер кунакханәләрдә кунакларга хезмәт күрсәтә, кемдер алар өчен экскурсияләр оештыра, кемдер сувенирлар әзерли һәм башка күп нәрсәләр. Шуңа күрә республика өчен безнең өлкәнең мөһим булуын без аңларга тиеш. Мин сезнең Татарстан туризмы өлкәсендә эшләү турында җитди уйлавыгызны теләр идем».
«Борынгы чыганакларга сәяхәт» - Татарстанда өстенлекле туристлык үзәкләрен үстереп һәм мәдәни мираска бәйле шәхси инновацион туристлык проектларын тормышка ашырып, Татарстан Республикасында эчке һәм тышкы туризмны үстерүгә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән беренче конкурс.
Конкурсны оештыручы – Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты.
«Борынгы чыганакларга сәяхәт» конкурсы беренче тапкыр 2010 елда игълан ителде. Конкурсның максаты – мәдәни мирас өлкәсендә инновацион туристлык проектларын эшләүгә балаларны һәм яшьләрне җәлеп итү, туган якның мөһим туристлык ресурслары турында белемне арттыру юлы белән яшьләрдә патриотизм хисе тәрбияләү.