Татарстан Республикасы туризмны үстерү буенча Россия Федерациясе Бөтенроссия рейтингында "Россия туризмы регион- лидерлары" дипломы белән билгеләнде. Бүләкләү Санкт-Петербургта V Халыкара мәдәни форумның "Туризм" секциясе кысасында узды. Анда шулай ук диплом белән туристик-мәгълүмат үзәкләре лидерлары рейтингы унлыгына кергән "Казан шәһәренең туристик-мәгълүмат үзәге" дә билгеләнде.
Форум программасына «Россия һәм Халыкара туристик базарларда Россия регионнарының конкурентлыгын арттыру» темасына туризм буенча Координацион совет утырышын, «Эчке туризм өлкәсендә яңа статистик исәп принципларын кертү турында» түгәрәк өстәл, "Бөек Ефәк юл" панель дискуссиясен уздыру һәм башкалар кертелгән. "Туризм" секциясе эшендә Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов та катнаша.