«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залы балаларны һәм ата-аналарны «Шүрәле турында яңа әкият» Кремль чыршысына чакыра. Кечкенә тамашачылар опера һәм балет, драма театрлары һөнәри артистлары катнашында әкият-балет күрә алачак. Күренешләр 24еннән 30 декабрьгә кадәр һәм 2 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр барачак. Балалар һәм аларның ата-аналары могҗиза, дуслык һәм мәхәббәт турында Яңа ел әкиятен күрә алачак. Усал Кар Патшабикәсе Кыш Бабай улы Батырны сихерләп урманда яшәүче бөкре куркыныч Шүрәлегә әверелдерә. Балаларга Кар Кызы белән бергә могҗизалы сәяхәткә чыгып Батырны кире кайтарырга туры киләчәк.