Татарстан Республикасы «Туристлык өчен җир» проектында катнашкан Россия Федерациясе субъектлары санына керде. Росреестр, Роскадастр һәм Төбәк Хөкүмәте арасында тиешле килешү төзелгән.
Әлеге эш РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин кушуы буенча башкарыла. «Туристлык өчен җир» «Пространство мәгълүматларының илкүләм системасы» бердәм цифрлы платформасы сервисларының берсе булачак.
Татарстан шифаханәләре-Республика халкына һәм кунакларына хезмәт күрсәтү өлкәсендә минераль чыганакларның, бальнеологик балчыкларның, урман массивларында яки елга һәм күл ярларында чиста һаваның табигый дәвалау үзлекләренә нигезләнгән тәкъдимнәрнең киң спектры хәзинәсе.
Республика шифаханәләре кунакларны югары дәрәҗәдәге сервис һәм уңайлылык белән сөендерүен дәвам итә. Моны Росстатның 2022 елгы мәгълүматлары раслый, алар күрсәтелә торган хезмәтләрдән керемнәрнең шактый артуын күрсәтә. Татарстан шифаханәләре барлыгы 4 780 млн.сум акча эшләгән, бу узган ел белән чагыштырганда 29% ка күбрәк. Бу күрсәткеч буенча Татарстан шифаханәләре Идел буе федераль округында икенче урында торалар һәм Россиядә җиденче урынга күтәрелделәр.
Иннополис Университетында квалификация күтәрү онлайн-программасына җыелма ачылды. Уку бушлай, «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында. Укуны уңышлы тәмамлаган тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклык бирелә.
Курс кунакларга хезмәт күрсәтү белгечләренә, урнаштыру менеджерларына, туристлык буенча менеджерларга, туроператорларга һәм турагентларга, экскурсоводларга, гидларга һәм гид-тәрҗемәчеләргә, кунакханә администраторларына, клиент сервисы буенча белгечләргә, шифаханә-курорт эше буенча белгечләргә файдалы булачак.
Грант авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә исәпләнгән, аларга туристлык үз авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны арттырырга ярдәм итәчәк. Шуны белергә кирәк: туристлыктан кергән гомуми керем авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми кеременең 25% ыннан артмаска тиеш.
Ярдәм күләме хуҗалыкка 3-10 млн сум тәшкил итәчәк.
Конкурста катнашу өчен гаризаны 8 майга кадәр бирергә мөмкин.
28 апрельдә «Северный ветер» авиакомпаниясе Владикавказ белән Казан арасында туры рейслар эшләтеп җибәрде, ә инде бүген Казанда Төньяк Осетия-Алания Республикасыннан ун массакүләм мәгълүмат чарасы вәкиле өчен матбугат туры старт алды.
Журналистлар һәм блогерлар Татарстанга Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча килделәр. Пресс-тур кысаларында кунаклар республиканың туристлык объектларына: Казан Кремленә, «Туган Авылым» милли комплексына, Казан Изге Алла Анасы иконасы соборына, Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә баралар, ә иртәгә Иннополиска һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә барачаклар. Татарстан Республикасы кунакларын милли татар ашлары белән сыйлыйлар.
Владикавказ белән Казан арасында туры рейслар атнага өч тапкыр: сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла, юл вакыты 3 сәгать.
Исегезгә төшерәбез, 5 майда 2023 һәм 2024 елларда федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестицион проектларга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен субсидияләр бирү һәм бүлү өчен конкурс сайлап алуына гаризалар кабул итү тәмамлана.
Конкурс сайлап алу Россия Федерациясе субъектларыннан алынган гаризалар нигезендә Россия Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан турыдан-туры башкарыла.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы модульле урнаштыру чараларын булдыру буенча инвестицион проектлар конкурсына гаризалар бирү тәртибен өстәмә рәвештә аңлатты-сылтама буенча җентекләбрәк укыгыз:
Без инде өченче ел рәттән FUN&SUN туроператорының «Мәскәү-Казан» һәм «Казан-Мәскәү» рейсларының чартер программасын эшләтеп җибәрүенә шатбыз.
Май бәйрәмнәрендә Татарстан кунаклары һәм халкы өчен төп җәлеп итү нокталары булып популяр туристлык үзәкләре – Казан, Бөек Болгар, Зөя утрау-шәһәрчеге, Алабуга кала. Бу көннәрдә кунакларны төрле экскурсияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар көтә.
2023 елгы яңа туристлык сезонында Казаннан «Бөек Идел юлы» бренды астында Идел буйлап күп санлы круизлар башлана. Старт инде 7 майда – Казаннан. Моннан тыш, Татарстаннан Алтай Республикасына турыдан-туры даими рейслар башлана. Яңа юнәлешләр «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсеш ала.