Татарстанда Красноярск крае журналистлары һәм блогерлары өчен матбугат туры узды

2023 елның 20 июне, сишәмбе

Красноярск крае массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Татарстан Республикасында ике көн үткәрделәр, шул вакыт эчендә:

-Иске Татар бистәсе буйлап һәм «Кабан» күле буенда йөргәндә, шулай ук Казан буйлап экскурсия барышында истәлекле урыннар белән таныштылар;

- Иннополис шәһәрендә һәм Зөя утрау-шәһәрчегендә, «Татар бистәсе» археологик агач музеенда, Успение ирләр монастыренда  һәм кире кайту юлында Барлык диннәр гыйбадәтханәсендә булдылар;

-татар милли аш-суын татып кына калмыйча, эчпочмаклар ясау буенча мастер-класста да катнаштылар.

Матбугат туры ахырында ТР Туристлык  буенча дәүләт комитетында Красноярскидан килгән кунакларга Татарстан Республикасының туристлык потенциалы презентациясен тәкъдим иттеләр, кунаклар тәэсирләре белән уртаклаштылар, яклар фикер алыштылар, шулай ук үз төбәкләрендә туристлык һәм кунакчыллык өлкәсендә тупланган тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International