Бүген ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы узды

2023 елның 30 июне, җомга

Утырыш барышында 2022 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупция торышы һәм коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап тикшерелде.

Шулай ук утырыш кысаларында 2023 елның II кварталында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы һәм бәйсез коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләре каралды.

 

2022 елда массакүләм мәгълүмат  чараларында урнаштырылган һәм 2023 елның II кварталында гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрендә булган вазифаи затлар эшчәнлегендә коррупция күренешләре турындагы мәгълүматны мониторинглау нәтиҗәләренә күзәтү ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International