Татарстан экскурсоводлары игътибарына-дәүләт аттестациясен узу вакыты 2024 елның 1 июленә кадәр озайтылды

2023 елның 27 июне, сишәмбе

2023 елның 13 июненнән экскурсоводлар (гидлар) һәм гид-тәрҗемәчеләр эшчәнлеген хокукый көйләү өлешендә «Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер экскурсоводлар (гидлар) һәм гид-тәрҗемәчеләр үз эшчәнлекләрен дәүләт аттестациясен узмыйча 2024 елның 1 июленә кадәр дәвам итәргә хокуклы.

Шулай ук аттестация узу өчен документлар кабул итү дәвам итә дип хәбәр итәбез. Аттестация комиссиясе утырышлары квартал саен үткәреләчәк. Кирәк булса, чираттан тыш утырышлар үткәрү турында карар аттестация комиссиясе тарафыннан өстәмә рәвештә кабул ителәчәк.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы экскурсоводлар (гидлар) һәм гид-тәрҗемәчеләр аттестациясен узу мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетына күрсәтелгән телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә: (843) 222-90-55, (843) 222-90-39.

Хөрмәтле сайтка керүчеләр!

Сезгә сылтамалар буенча ТР Туристлык  буенча дәүләт комитетының социаль челтәренә язылырга киңәш итәбез:

Телеграм-канал: https://t.me/tourismRT  һәм  ВКонтакте: https://vk.com/tourismrt.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International