Татарстанда пляж инфраструктурасын үстерүгә гаризалар бирү вакыты озайтылды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар төзү һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү конкурсында катнашырга теләүче эшмәкәрләрнең игътибарына!

Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар төзү һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидияләр бирү өчен гаризалар бирү вакыты 29 июньгә кадәр озайтылды.

2023 елда Татарстан Республикасы территориясендә пляжлар булдыру һәм үстерү өлешендә туристлык инфраструктурасын үстерүгә субсидия алуга гаризаны 2023 елның 29 июньне кертеп  бирергә мөмкин.

Конкурсны үткәрүнең җентекле шартлары, сроклары, катнашучыларга карата таләпләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023елның 19 маендагы   612  номерлы карары белән расланган тәртиптә билгеләнгән. Конкурс турында тулырак мәгълүмат, аңлатмалар һәм документлар шаблоннары сылтама буенча Дәүләт комитеты сайтында бастырылган:https://tourism.tatarstan.ru/subsidii-na-sozdanie-i-razvitie-plyazhey-na.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International