Фестивальнең тантаналы ачылышы 27 июньдә 12:00 сәгатьтә Казан Кремле диварлары янындагы Үзәк стадион каршындагы мәйданчыкта була.
Фестивальдә Татарстанның төрле шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Түбән Новгород һәм Самара өлкәләреннән, Уфадан, Санкт-Петербургтан, Мурманскидан, Омскидан, Чиләбедән, Екатеринбургтан 200дән артык автойорт катнашачак.
Татарстан фестивальне инде өченче тапкыр кабул итә: беренче тапкыр ул Иннополис шәһәрендә, икенче тапкыр «Бөек Болгар» тарихи-археологик комплексы территориясендә узды.
Быел фестиваль Борис Березовскийның ел саен үткәрелә торган «Алабугада җәйге кичәләр» Халыкара музыка фестивале белән берләштерелде, бу үз чиратында өстәмә рәвештә авто сәяхәтчеләрне җәлеп итәргә һәм күпсанлы кунакларга Алабуга һәм Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.