Россия буйлап сәяхәт итәбез - автотуристлык илдә эчке туристлыкны үстерүдә тизлек җыя

2023 елның 30 июне, җомга

Бүгенге көндә автомобильдә сәяхәт россиялеләрнең иң популяр ял төрләренең берсе булып тора. Җәйге сезон башланганчы Russia.Travel  илкүләм туристлык порталы бөтен Россия буйлап автосәяхәтләр өчен Үзәк өлештә, Рус Төньягында - Карелиядә, Кола ярымутравында, Архангельскта; Көньяк һәм Төньяк Кавказ, Идел буе, Урал, Себер, Ерак Көнчыгыш территорияләре буенча белешмәлекләр әзерләгән.

Әлеге юнәлешләр буенча белешмәлек белән күрсәтелгән сылтама аша танышырга мөмкин: https://russia.travel/.

Автотуристлыкны үстерү «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты бурычларына туры килә, әлеге ял төрен сайлаган гаиләләрнең берләшүенә ярдәм итә, үз маршрутын мөстәкыйль төзергә мөмкинлек бирә, шуңа күрә турмаршрут дәвамында туристларга уңайлы йөрү һәм Россиянең төрле почмакларында үзләренә яңа  тәэсирләр алу мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International