ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татар-информ»да фестивальгә багышланган матбугат конференциясе узды, анда ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина һәм «Путешествие в прошлое» ҖЧҖ башкарма директоры Алексей Кокурин катнашты.

Фестиваль ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә. Элегрәк фестиваль ике тапкыр Болгар шәһәрендә уздырылган иде.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Хәбәр итәбез, 2024 елның 13-15 июнендә Себернең иң зур шәһәрләренең берсендә - Төмән шәһәрендә  «Архитектура мирасы»  VII  Бөтенроссия  фестивале узачак.

Фестивальнең оештыручысы булып Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Төмән шәһәре администрациясе ярдәме белән Россия Архитекторлар берлеге тора.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Проект кысаларында катнашучылар һөнәри осталыкта ярышачаклар, үз белемнәренең актуальлеген һәм аларның хәзерге заманга туры килүен тикшерәчәкләр, яңа төбәк авторлык маршрутларын эшләячәкләр һәм тармак һөнәри берләшмәсен төзиячәкләр, аны булдыру идеясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды.

Катнашу өчен электрон теркәлү узарга һәм катнашучының анкетасын сайтта 2024 елның 18 февраленә кадәр тутырырга кирәк.


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 20 апрелендәге 93-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2024 елның 1 июленнән экскурсоводлар (гидлар), гид-тәрҗемәчеләр  дәүләт аттестациясен узган очракта гына экскурсия хезмәтләре күрсәтү турындагы таләп үз көченә керә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 231 экскурсовод аттестацияләнгән. Аттестацияләнгән экскурсоводлар турында мәгълүмат экскурсоводларның (гидларның) һәм гид-тәрҗемәчеләрнең бердәм федераль реестрына кертелгән.

Тавыш бирү өчен үз участогыгызның номерын «Дәүләт хезмәтләре» һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтларында яки 8 800 200-00-20 мәгълүмат-белешмә үзәгендә (Россия буенча бушлай) белергә мөмкин.

Сезнең өчен уңайлы сайлау участогын сайлау һәм 2024 елның 11 мартына кадәр гариза бирү: https://vk.cc/curHnx  «Дәүләт хезмәтләре»ндә сайлаучылар өчен мөмкинлекләр турында белү: https://vk.cc/curGxH.

Татарстан Республикасы Visit Tatarstan индивидуаль тематик стенды белән тәкъдим ителә. Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендәге делегация Россия юнәлешендә эшләүче Иран туроператорлары белән профильле очрашулар һәм сөйләшүләр үткәрә.

Tehran International Tourism Expo (TITE) халыкара кунакханә хуҗалыгы, сәяхәт һәм туристлык күргәзмәсе Тәһранда ел саен үткәрелә һәм Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хуплана. Ул илдә туристлык индустриясен үстерүгә юнәлдерелгән иң зур чараларның берсе булып санала, анда 20дән артык илдән 500гә якын экспонент катнаша.

Чара 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Күргәзмәдә шулай ук Россия Федерациясеннән, аерым алганда Санкт-Петербургтан һәм Карелия Республикасыннан башка делегатлар да катнаша.


10
февраль, 2024 ел
шимбә

Бүген Казанда «Казан марина» инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды, анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кураторы Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов, «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ генераль директоры Сергей Суханов катнашты.

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендәге Ведомствоара эшче төркемнең эш нәтиҗәләре турында сөйләде, шуннан соң «Туризм.РФ корпорациясе» АҖ һәм инвесторлар арасында килешүләр имзалау тантанасына күчтеләр.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында туристлык тармагының кадрлар потенциалын үстерү үзәген ачуда катнаштылар.

Үзәк Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе»  илкүләм проекты кысаларында төзелгән.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

8 февральдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ вәкилләре конкурс нигезендә «Казан марина» яңа туристлык территориясе логотибын эшлиячәк университет укытучылары һәм студентлары белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ белән хезмәттәшлеге «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында аерым юнәлеш булып тора.

Университет студентлары арасында «Казан марина» яңа туристлык территориясе логотибы» конкурсына гаризалар 2024 елның 12 февраленнән 12 мартына кадәр кабул ителәчәк.


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгына фотографлар һәм һәвәскәрләр өчен «Кырым минем йөрәгемдә» фотоэшләр конкурсы старт алды. Татарстан Республикасы халкына конкурста катнашырга тәкъдим итәбез. Конкурста катнашу бушлай, анда 18 яшь тулган Россия гражданнары булган барлык теләүче фото авторлары катнаша ала.  Конкурска тәкъдим ителгән барлык эшләр 2014 елның 18 мартыннан да иртәрәк башкарылмаска тиеш. Фотоконкурсны оештыручы Кырым Республикасы курортлар һәм туристлык министрлыгы иң яхшы фотоэшләре өчен Кырым кунакханәләрендә ял итү өчен сертификатлар бүләк итәчәк. ТАСС мәгълүмат агентлыгы фотоконкурсының генераль мәгълүмати партнеры.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International