Туристлык прицеплары җитештерүче Төркиянең иң эре компаниясе аларны Татарстан Республикасында җитештерү мөмкинлеген карый.
Бу атнада Төркиянең иң эре туристлык прицеплары җитештерүчесе – Dream House Caravan компаниясе вәкилләре кергән Төркия делегациясе төбәк территориясендә җитештерү мөмкинлекләрен өйрәнү максатыннан Татарстан Республикасына килде. Визит кысаларында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белән очрашу узды, анда республикада туристлыкны үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Төркия инвесторларына Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләделәр.