Татарстан Республикасы һәм аның шифаханәләре Russian Travel Awards III Бөтенроссия премиясендә «Шифаханә һәм сәламәтләндерү туристлыгы төбәге» номинациясендә мактаулы икенче урын яулады. Санкт-Петербургта узган финал этабы төбәкләрнең үз шифаханәләрен һәм шифаханә-курорт мөмкинлекләрен тәкъдим итү өчен мәйданчык булды.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында быел РФ Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев җитәкчелегендәге эшче төркемнең Татарстан Республикасының РФ дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларны һәм башка проектларны гамәлгә ашыруда катнашу мәсьәләләре буенча чираттагы утырышы узды.
2024 елның 28 февралендә 10:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге «Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән компанияләренә ярдәм итү экосистемасы» темасына вебинар үткәрә.
Вебинарда экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына, мәсәлән, Татарстан Республикасында чит ил туристларын кабул итү белән шөгыльләнүче туроператорларга ярдәм итүнең төрле чаралары яктыртылачак.
Fun& Sun федераль туроператор чакыруы буенча хезмәттәшләр Мәскәүгә 19 февральдә очып килделәр, ә 23 февральдән алар Татарстан Республикасында кунакта. Индонезиядән килгән 21 туроператор һәм журналист өчен Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың туристлык потенциалын тәкъдир итте.
Туроператорлар белән очрашуда виза алу, шулай ук мөселманнарның Татарстанга килү үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Россиягә бару өчен Индонезия халкына 4 көн эчендә рәсмиләштерелә торган электрон виза бирелә. Кунаклар Казанның төп туристлык объектлары белән таныштылар, Зөя утрау-шәһәрчегендә һәм Бөек Болгарда булдылар.
Горки-Әмәт урманында «Кыш Батыр. Кышкы уеннар гына түгел» III спорт-тарихи фестивале уза.
Фестиваль ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан Башкарма комитеты, Парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.
Иртәдән үк фестиваль мәйданчыгында төрле яшь категорияләре арасында чаңгы узышлары һәм тарихи биатлон буенча ярышларда катнашучы командаларга старт бирелде, чаңгы узышларында җиңүчеләрне 16 номинация буенча билгеләячәкләр.
22 февральдә интерактив күргәзмә һәм белем бирү-күңел ачу үзәге форматындагы заманча экспозиция киңлеге - Киләчәк уеннары шәһәре үз эшен башлады.
Киләчәк уеннары шәһәре 3 мартка кадәр эшләячәк. Беренче халыкара мультиспорт турниры кунаклары фиджитал-дөньяга чума, үзләрен фиджитал-спортчылар ролендә сынап карый, спорт һәм шоу-бизнес йолдызлары белән очраша һәм аралаша алачак.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Бөтендөнья экскурсоводлар көне белән котлый:
«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сездән башка туристларның шәһәр һәм төбәк белән тулы танышуын күз алдына да китереп булмый, чөнки нәкъ менә сез тарихи һәйкәлләрнеж барлык серләрен чишәргә ярдәм итәсез, туристларны безнең мәдәният һәм гореф - гадәтләр белән таныштырасыз һәм, әлбәттә, аларны безнең матур җиребезгә-Татарстанга гашыйк итү өчен барысын да эшлисез.
Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс энергия, илһам, кызыксынучан һәм рәхмәтле туристлар телибез! Профессиональ багажыгызны яңа белемнәр белән тулыландырырга һәм үзегез һәм кунакларыгыз өчен Татарстанның яңа искиткеч почмакларын ачарга онытмагыз!»
Очрашу ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев катнашында узды. Казахстан Республикасы делегациясе Татарстанга Киләчәк уеннарын ачу тантанасында катнашу өчен килде.
Бүген укуга Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында «Туристлык территорияләрен үстерү белән идарә итү: проектлы якын килү» программасы буенча һөнәри яңадан әзерләү курсы тыңлаучыларының чираттагы агымы кереште. Программаның беренче модуле кысаларында Свердловск, Ярославль һәм Оренбург өлкәләреннән командалар туристлык территориясе потенциалын бәяләү ысулларын өйрәнәчәкләр, туристлык территориясенең булган һәм мөмкин булган базарларын анализлау күнекмәләрен үзләштерәчәкләр, туристлык территориясе концепциясен формалаштыру принциплары белән танышачаклар.
Бүген Иран Ислам Республикасының Исфахан шәһәрендә «Исфахан – Татарстан» эшлекле форумы узды. Форумда Исфахан провинциясе губернаторы Реза Мортазави һәм Татарстан Республикасы Раисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ике төбәкнең социаль-икътисадый һәм сәнәгать үсеше, шулай ук аларның инвестиция потенциалы турында докладлар тыңланды.