«Казан марина» туристлык территориясе өчен иң яхшы логотипка конкурска йомгак ясалды

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары арасында узган «Казан марина» туристлык территориясе өчен иң яхшы логотип конкурсында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Алар:

I урын - Бикмуллина Аделина Фәрит кызы,

II урын - Гәрәева Әминә Азамат кызы,

III урын - Горюнов Артем Андреевич.

Конкурс студентлар һәм аларның укытучылары арасында зур кызыксыну уятты, анда барлыгы 30 конкурсант катнашты. 2024 елның 12 февраленнән 29 мартына кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, «Корпорация Туризм.РФ» АҖ һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты катнашында КДАТУда уздырылды.

Аның максаты булачак курортның уңай имиджын булдыруга юнәлдерелгән брендинг идеяләрен табу иде. Студентларның дизайн карарлары «Казан марина» логотибының финал версиясен эшләгәндә кулланылачак.

Җиңүче Туризм.РФ корпорациясе офисы командасы эше белән танышу өчен  Мәскәүгә белем  бирү сәфәре белән бүләкләнә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында «Казан марина» туристлык территориясен булдыру проекты Корпорация тарафыннан «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Белешмә.

«Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ 2021 елда комплекслы туристлык объектларын төзүгә юнәлдерелгән махсуслаштырылган үсеш институты буларак төзелгән. Корпорация бизнеска туристлык инфраструктурасын үстерүдә дәүләт-шәхси партнерлык принципларында катнашырга тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта Корпорация портфелендә илебезнең 62 төбәгендә 100дән артык мөстәкыйль инвестиция проекты бар, аларның нәтиҗәләре буенча төрле категорияләрдә урнаштыруның яңа чаралары барлыкка киләчәк.

 

Өч ел эшләү дәверендә Корпорация Россия Федерациясенең 10 субъектында туристлык территорияләрен киңлектә үстерүнең 13 мастер-планын эшләгән. Мастер-планлаштыру проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Россия курортларында номер фонды комплекслы урнаштыру чараларында 40 меңнән артык берәмлеккә артачак, бу туристларга ел саен 11 миллионнан артык сәяхәт ясарга мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта Корпорациянең масштаблы өстенлекле проектларының берсе булып «Яңа Анапа» Бөтенроссия пляж гаилә курорты булдыру проекты тора, ул Анапа курорт-шәһәреннән 25 км ераклыктагы 1806 гектар территорияне үз эченә ала һәм 15 мең номерга 69 классификацияләнгән урнаштыру чарасы төзүне күздә тота.

2023 елда «Казан Марина» белән беррәттән тагын өч мастер-план эшләнгән: Иркутск өлкәсендә «Байкальская слобода», Алтай краенда «Белокуриха горная» һәм Сахалин өлкәсендә «Айна үзәне».

Корпорация эшчәнлеге турында тулырак белешмәләрне сылтама буенча укырга мөмкин: https://туризм.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International