Турагентлар Татарстан Республикасы белән таныша

2024 елның 19 апреле, җомга

Татарстан Республикасының Туристлык  буенча дәүләт комитеты  16-19 апрельдә  Pegas Touristik туроператоры белән берлектә компаниянең Дагестан туристлары өчен реклама-мәгълүмати тур үткәрде.

Кунаклар Татарстанның истәлекле урыннары һәм туристлык үзәкләре белән танышты. Бу көннәрдә алар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Зөя утрау-шәһәрчегендә, Бөек Болгарда һәм аның территориясендә урнашкан биш йолдызлы кунакханә комплексында булдылар.

«Татарстанда хәләл аш-су да, мөселман туристлары өчен махсус хезмәтләр оештыру да яхшы тәкъдим ителгән, мәсәлән, кунакханәләрдә, вак – төяк нәрсәләрдән башлап – номерларда намаз келәмнәре һәм Коръәннән башлап,  Мәккәгә юнәлеш билгеләренә кадәр», - дип билгеләп үтте турагент компаниясе вәкиле, аның клиентларының күбесе үз сәяхәтләрендә «Хәләл» стандартлары буенча сервис сайлый.

Исегезгә төшерәбез, Дагестан һәм Татарстан туры авиаэлемтә белән бәйле. Махачкаладан самолетлар атнага 2 тапкыр – сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә очалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International