Татарстанның космик шифаханәләре

2024 елның 12 апреле, җомга

Республика шифаханәләре базасында космонавтларны очыштан соң реабилитацияләү максатыннан «Татарстан шифаханәләре» ассоциациясе      «Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү фәнни-тикшеренү сынау үзәге» ФДБУ белән хезмәттәшлеккә әзерләнә.

Космонавтлар әзерләү үзәге вәкилләре белән үткәрелгән сөйләшүләр барышында, Идел буе һәм Кама буе климат зонасы космонавтларны очыштан соң реабилитацияләү өчен оптималь урын булып тора һәм аны үткәрүдә алымнарны камилләштерүгә ярдәм итә ала, дип билгеләп үтелде. Космонавтларны һәм реабилитация бригадасын кабул итү өчен кирәкле таләпләр белән алынган техник биремгә ярашлы, хәзерге вакытта республикада барлык кирәкле шартларга туры килгән җиде шифаханә билгеләнгән.

Үзәк вәкилләре шартларны бәяләү өчен республика шифаханәләрендә булыр  һәм быел Татарстан беренче космонавтны очыштан соң реабилитация үткәрү өчен кабул итәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International