Россиянең 13 төбәге вәкилләре «Зур Идел» макротерриториясе туристлык схемасын эшләү өчен стратегик сессиягә җыелды

2024 елның 12 апреле, җомга

«ПроГород» ҖЧҖ (ВЭБ.РФ компанияләр төркеме) һәм күп профильле консорциум экспертлары командасы Ярославль шәһәрендә Тверь өлкәсеннән Әстерхан өлкәсенә кадәр Идел елгасы буенда урнашкан Россиянең 13 төбәге вәкилләре белән очрашты.

Ике көн дәвамында очрашуда катнашучылар төбәкара төркемнәрдә эшлиләр һәм туристлык продукты төрләре, туристлык үсешен чикләүче проблемалар турында фикер алышалар һәм гамәлдәге хәлне үзгәртү өчен төп сорауны формалаштыралар.

Безнең юнәлешнең туристлык потенциалын ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты, музей-тыюлык вәкилләре һәм республика туроператорлары делегациясе тәкъдим итә. Бүген, стратегик сессиядә, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Идел буе федераль округы төбәкләре буенча «Бөек Идел юлы» туристлык сәфәрләрен үстерү проекты турында аерым сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, турсхема «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында эшләнә һәм киләсе ел башында әзер булачак. Ул туристлык тармагы үсешенең яңа юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, алар мөмкин булган гамәлгә ашыру кораллары белән юл картасы форматында структураланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International