Сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week халыкара форумы узачак

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

2024 елның 9-11 сентябрендә Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте Казанда Kazan Digital Week бишенче халыкара форумын үткәрә. Бу уникаль вакыйга цифрлы трансформациянең актуаль мәсьәләләре һәм алдынгы тәҗрибә уртаклашу өчен бөтен дөньядан белгечләрне һәм профессионалларны берләштерәчәк.

Форум үз алдына фәнни-техник мәгълүмат алмашуга ярдәм итүне, импортны алмаштыру һәм импортны саклау мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауны, технологик суверенитет һәм мәгълүмат суверенитетын тәэмин итүне максат итеп куя. Бу чаралар Россиянең халыкара хезмәттәшлектә лидерлык позицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Форумның төп темаларына интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, цифрлы индустрия 4.0, яңа заманның кибер куркынычсызлыгы, финтех экосистемасы, бизнеста инновацияләр, сәламәтлек саклау һәм медицинада, мәгарифтә, авыл хуҗалыгында, мәдәнияттә һәм туристлыкта цифрлы технологияләр керә.

Форум алдыннан Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы белгечләре катнашында вебинарлар сериясен, шулай ук Kazan Digital Legends белгечләре өчен хакатоннар марафонын үткәрү планлаштырыла.

Катнашу бушлай. Форум турында күбрәк мәгълүмат рәсми сайтта: kazandigitalweek.ru. Форум логотибы сылтама буенча урнаштырылган: https://cloud.mail.ru/public/ V4/AHWB6rnkT.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International