Тизлекле М-12 трассасы май бәйрәмнәрендә Татарстанга туристлар агымын арттырды. Беренче май чорында Казанга яңа трасса буенча кунаклар белән 5 000нән артык автомобиль килде.
Автомобиль сәяхәтчеләре өчен махсус рәвештә Visit Tatarstan редакциясе тарафыннан турпорталда М-12 буенча юл күрсәткече бастырылган, анда һәр автотуристның тукталырга тиешле урыннары күрсәтелгән. Бу, беренче чиратта, Кама Тамагы – Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан матур урын, тарихи Зөя утрау-шәһәре һәм Лаеш – өч милли мәдәниятнең: рус, татар һәм керәшен мәдәниятләре киселеше.
Кунакларны «Татнефть» ягулык салу станцияләрендә Татарстанның туристлык объектлары һәм мөмкинлекләре турында мәгълүматлаштыру өчен республиканың туристлык карталары, шулай ук «Казан һәм Татарстан туристлары картасы» мобиль кушымтасы турында бушлай буклетлар әзерләнгән. Буклетларны түбәндәге ягулык салу станцияләрендә алырга мөмкин:
- «Татнефть» МФЗ (Олы Кайбыч) – Казанга таба, 724 км
- «Татнефть» МФЗ (Егорьево) – Казанга таба, 821 км
- «Татнефть» АЗС (Казан) – Казанга таба, 20 км
Истәлекле урыннар һәм экскурсияләр турында күбрәк мәгълүматны автотуристлар Казанның Бауман урамы, 49 адресы буенча урнашкан туристлык-мәгълүмат пунктында ала ала, ул көн саен дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 09:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр эшли. Туристларга ярдәм итү өчен ТМҮ телефоны: (843) 267 6116.