Кабарда-Балкар Республикасы курортлар һәм туристлык министрлыгы делегациясе Татарстан Республикасының туристлык потенциалы белән таныша

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

22-24 апрельдә министр М.Л.Шогенцуков җитәкчелегендәге Кабарда-Балкар Республикасы курортлар һәм туристлык министрлыгы делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.

Кунаклар Татарстан Республикасының туристлык потенциалы белән таныштылар, Казан Кремлендә (ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты) булдылар, Татарстан Республикасы туроператорларына һәм турагентларына Кабарда-Балкар Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир иттеләр, шулай ук «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча дирекция» департаменты җитәкчесе О.Н.Саргина белән очрашу үткәрделәр. Коллегалары 350 км озынлыктагы «Идел сукмагы» җәяүлеләр маршрутына аерым кызыксыну күрсәтәләр, ул Иделнең уң ярыннан Ульяновск өлкәсе чикләреннән алып Чуашстан Республикасына кадәр сузыла.

Идел буе сукмагы проекты Татарстан Республикасында «Туристлык  һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектының күрсәткеченә ирешү максатында тормышка ашырыла, ул 2030 елга Россия буенча сәяхәтләр санын елына 140 миллионга кадәр арттыруны, шулай ук туристлык тармагының мультипликативлыгы хисабына илдә икътисади үсешне тәэмин итүне күздә тота.

Кунаклар Кабарда-Балкар Республикасында шундый ук «Таулы Кабарда-Балкар» треккинг маршруты гамәлгә ашырылуын билгеләп үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, инде май аенда Red Wings авиакомпаниясе Казан – Нальчик маршруты буенча туры рейслар эшли башлый (рейслар атнага 1 тапкыр, шимбә көннәрендә башкарылачак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International