Бөек Болгар 2024 елгы туристлык сезоны вакытында кунакларны кабул итәргә әзер

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

2024 елгы туристлык сезоны башланыр алдыннан Бөек Болгар территориясен төзекләндерү, тиешле хәлдә тоту мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә узды.

Төп туристлык урыннары: Икмәк музее, Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы объектлары, кафе һәм туристлар арасында популяр сувенир сәүдә нокталары каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча эшмәкәрләр белән сыйфатлы хезмәт күрсәтү, туклану һәм урнаштыру урыннарын комплекслы төзекләндерү һәм объектларны мәгълүмати яктырту мәсьәләсе буенча очрашу булды.

Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән һәм республика кунаклары арасында популяр юнәлешләрнең берсе булып тора, анда ел саен 700 меңнән артык турист килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International