Федераль дәүләт статистикасы хезмәте 2023 елда туристлар агымы күләме буенча төгәлләнгән мәгълүматларны игълан итте, аның нигезендә Татарстанга туристлар агымы 2023 ел йомгаклары буенча 4,2 млн кеше тәшкил итә.
9-12 июньдә Ярославль шәһәрендә ел саен үткәрелә торган XIII «Здравница-2024» Бөтенроссия форумы узды, анда Татарстан шифаханәләре үз мөмкинлекләрен күрсәтте.
РТ Туристлык буенча дәүләт комитетының эшче төркеме 2023 елда «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында пляжларны төзекләндерүгә субсидия алган эшкуарларның проектларын кабул итүне дәвам итә.
2022 елдан Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан аттестация комиссиясенең 30 утырышы оештырылды.
Чаллы шәһәрендә Кама елгасы ярында ике пляж ачылды: «Яңа шәһәр» районында – Sundale Beach Club һәм ГЭС бистәсендә – «Су Анасы», шулай ук «Добрый ветер» вейк-паркы да эшли башлады.
Казанда 01 июньдә «Кунакчыл Казан» проекты старт алды. Visit Tatarstan өч мәгълүмат чатыры урнаштырылган, аларда Татарстан Республикасы туристлык волонтерлары ассамблеясыннан балалар җәй буе республика кунаклары белән эшләячәк.
Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты «Северный Ветер» авиакомпаниясе белән берлектә 2024 елның 30 маеннан 02 июненә кадәр Татарстанда Якутиядән 15 блогер, журналист һәм туроператор вәкилләре өчен мәгълүмат турын үткәрде.
2024 елның 1 июненнән башлап, «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты 2024 елда дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы территориясендә капиталь булмаган модульле урнаштыру чараларын булдыруга инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарының бер өлешен Татарстан Республикасы бюджетыннан финанс белән тәэмин итү максатларында сайлап алу бәйгесен башлап җибәрә.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты делегациясе бу көннәрдә Эр-Риад шәһәрендә Riyadh Travel Fair күргәзмәсендә катнаша.
24-27 май көннәрендә Татарстанда, Чувашиядә һәм Мари Эл шәһәрендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Мари Эл Республикасы Спорт һәм туризм министрлыгы һәм Чуаш Республикасы Икътисадый үсеш һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан Россиядән 40 туроператор өчен «Бөек Идел юлы» илкүләм туристлык маршруты буенча реклама-мәгълүмат туры үткәрелде.