Төркмәнстанда 27-29нчы сентябрьдә “Аваза”Милли туристик зонада“Туризм һәм сәяхәт”дип аталган Халыкара туристик күргәзмә һәм конференция узачак.Бөтендөнья туризм көненә туры китерелгән халыкара конференциясендә төрле илләрнең милли турагентство җитәкчеләре һәм белгечләре,чит ил инвесторлары,дөнья туристик индустриясенең аналитик һәм экспертлары,СМИ вәкилләре һәм башкалар.
9 апрель көнне авиация һәм космонавтика көне алдыннан, Татарстан табигать тарихы Музеенда квест программасы старт ала! Юрий Гагарин галәмгә беренче очыш космик корабле ничек атала? Нинди минерал Җиргә тимерташ метеоритлары булып очып җитә? Бу сорауларга җавапны Музей залларында алырга мөмкин булачак.
Шул турында мультимедия пресс-конференциядә әйтелде. Анда РТ туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, LiveJournalRussia платформасының баш мөхәррире Василий Гулин, "Одноклассники" проэктын үстерү буенча менеджер Семен Боярский һәм Нelloblogger.ru медиа платформасына нигез салучы Татьяна Иванова катнаштылар.
РТ туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе урынбасарыСергей Иванов Чехия-Татарстан бизнес-форумындаТатарстан делегациясе составында катнаша. Бүген ул Республиканың туристик потенциалы турында презентация белән чыгыш ясады.Презентациянең төп өлеше Татарстанның баш тарихи үзәкләренә:Алабуга,Бөек Болгар,Казан шәһәрләренә һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә бгышлаган иде.Шулай ук киң күнел ачу индустриясе ,иң яхшы спа-үзәкләрдә ял итү,эскурсияләр һәм яхшы урнаштыру турында да әйтелде.Иртәгә С.Иванов Будапештта Венгрия-Татарстан бизнес-форумында чыгыш ясаячак.
Кичә республика Көннәре ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерты белщн ачылды.Бүген Брно шәһәренең администрациясе бинасында Р.Абдулгалееваның сәнгать әсәрләре күргәзмәсе һәм “Хәзерге Татарстан”фотокүргәзмәсе ачылды,ә кичен «Соно Центрум» мультифункциональ мәдани комплекста РТсәнгать осталарының концерты һәм халык промыселлары күргәзмәсе белән “Күпмилләтле Татарстан”.Иртәгә,7нче апрельдә Венгриядә Татарстан республикасының көннәре кысаларында РТсәнгать осталарының концерты һәм халык промыселлары күргәзмәсе белән “Күпмилләтле Татарстан” һәм “Хәзерге Татарстан”фотокүргәзмәләре булачак.
5 апрель көнендә билгеләп үтә торган Татарстан Республикасы Милли Китапханәсендә шәһәр кунакларын төрле экскурсияләр, күргәзмәләр, мастер класслар көтә. Бу көндә музейда эшләүчеләр металлдан ясалган кабер ташлары һәм бары тик фондларда саклана торган тәңкәләр турында сөйләячәкләр. Шулай ук кунакларны бинаның тарихы белән таныштыру көтә. Бәйрәмнең тагы бер яме булып костюмнар белән чыгыш ясаган театр чарасы тора. Бу чарада төрле чор геройлары үзләренең тарихлары турында бәян итәчәкләр. Күренекле рәссам Мила Нуруллина тарафыннан тәкъдим ителгән мастер классны да билгеләп үтергә кирәк
"Travel.ru" сервис версиясе буенча Россиянең май бәйрәмнәрендә бару өчен Казан популярлык буенча дүртенче шәһәр булды. Әлеге рейтинг 2016 елның 30 нчы апрельдән 9 майга кадәр мөстәкыйль кунакханәләрдә урнашкан һәм яшәгән туристлар мәгълүматлары буенча төзелде. Рейтингта шулай ук: Санкт-Петербург, Мәскәү, Севастополь, Калининград, Кострома, Псков, Екатеринбург шәһәрләре, һәм Сочи, Кисловодск курортлары керә.
8 апрель көнне 18.30 сәгатьтә "Манеж" күргәзмә залында Эдгар По хикәясе буенча Ләйсән Абдуллина куйган күптән көтелгән вакыйга "Береника" камера операсы узачак.
Эгей һәм Береника — туганнан туган апасы һәм абыйсы. Эгей – аксыл йөзле егет, Береника – чибәр, көләч йөзле кыз. Әмма хәзер Берениканы куркыныч авыру биләде, аны кайвакыт шактый сәер дип атыйлар — дисторсия шәхес.
2 апрель көнне “Релита” отеленда “Идел буе федераль төбәгендә җирле маршрут төзү турында” дип аталган семинар-киңәшмә узды. Семинарда ПФОның түбәндәге вәкилләре катнашты: Марий Эл Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе рәисе Андрей Пуртов, Самара өлкәсе туризмы буенча департамент җитәкчесе Михаил Мальцев, Чувашия Республикасының архив эшләр буенча министр вазыйфасын башкаручы Константин Яковлев, Түбән Новгород өлкәсе сәнәгать һәм сәүдә эшләре буенча министр урынбасары Максим Подовинников, Пенза өлкәсенең мәдәният һәм архив идарәсе туризм бүлеге башлыгы Алексей Уколов, Киров өлкәсенең эшкуарлыкны үстерү, сәүдә һәм тышкы элемтәләр министр урынбасары Ольга Чаузова һәм башкалар. Ә инде Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Иванов С.Е. әлеге чараны әйдәп барды. Киңәшмәнең төп максаты булып уникаль турпродуктның нигезен тәшкил итәрлек фикер һәм тәкъдимнәр табу куелган иде.
21нче халыкара туризм һәм спорт буенча махсуслаштырылган “KIТS-2016” күргәзмәсе үз эшен башлады. Бу елны күргәзмәдә Рәсәйнең 25 шәһәреннән 160 компания катнашты, шулай ук Төркия авиакомпаниясе һәм Иран илчелеге әлеге исәптә иде. Татарстан Республикасы экспозициядә Болгар, Алабуга, Зөя дәүләт тарихи-архитектур музейларының аерым стендлары белән күрсәтелгән иде.