ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты башлыгы татар басмаларына язылу акциясенә кушылды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов #Әти-әниләрегезне яздыр#Якыннарыгызны яздыр# республика акциясен яклап чыкты. Казандагы Главпочтамтта үзенә «Татарстан» һәм « Казан» журналларын яздырды. Шулай ук ул хәйриячелек максатыннан чыгып, балалар йортына - «Салават купере» һәм «Ялкын»   журналларын, ә картлар йортына «Казанские ведомости» газетасын яздырды. Сергей Иванов сүзләрена караганда, ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты республиканың гаммәви-мәгълүмат чаралары белән актив эшли.  «Республикада яшәүчеләрне Татарстанда булган туристик урыннар һәм үзәкләр белән таныштыру безнең бурыч булып тора. Бу очракта гаммәви-мәгълүмат чараларының роле искиткеч мөһим, шуңа күрә журналистларны без төрле чараларга чакырабыз.  Татарстан матбугаты белән безнең  арада тыгыз элемтә урнаштырылган дип уйлыйм»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International