Яр Чаллыда һәм Әлмәттә туристик компанияләр өчен Казан-Франкуфурт-на-Майне-Казан яңа рейсын тәкъдир итү булды. Анда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Екатерина Барабанова катнашты. Очышларны 17 июньнән атнага ике тапкыр (дүшәмбедә һәм җомгада) түбәндәге расписание буенча башлап җибәрү планлаштырыла: -SU 2704 рейсы Казаннан 09:45 сәгатьтә очып китә, Франкфуртка 13:05 сәгатькә (җирле вакыт) барып җитә: кире SU 2705 рейсы Франкфурттан 14:20 сәгатьтә очып китә, Казанга 19:20 сәгатькә кайтып җитә (җирле вакыт). Посадкасыз линиягә заманча комфортабель Airbus A320 һава суднолары хезмәт күрсәтә.