ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2016 ел
җомга

1 апрель көнне “Казан ярминкә”се күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасының һәм Самара өлкәсенең 2016 елгы җәйге сезонның вакыйгалар чарасы презентациясе булып узды. Татарстан Республикасы алты программаны тәкъдим итте: “Бөек Болгар” Россиякүләм тарихи фестивале, этник һәм халык музыкасы фестивале “Крутушка”,  IX Россиякүләм Спасс ярминкәсе, “Зөя уха”сы фестивале, “Тәмле Казан” гастрономик фестивале һәм “Көнчыгыш-көнбатыш: Рәсәйнең ватан сугышлары” дип аталган төбәкара хәрби-тарихи реконструктор фестивале. Кунакларда аеруча кызыксыну “Бөек Болгар” Россиякүләм тарихи фестивале тудырды. Ул 13-14 август көннәрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектур музеенда узачак.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты кадрлар резервына кертү буенча конкурста катнашу өчен дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенә  әйдәп баручы төркемендә "белгечләр" категориясенә (3 берәмлек) һәм бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлеге буенча зурлар төркемендәге "тәэмин итүче белгечләр" категориясенә (1 берәмлек) документлар кабул итү дәвам ителә. Конкурста катнашу өчен документларны 2016 елның 18 апрельга кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты эш вакытында кабул итү башкарыла. Булачак конкурс турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәсми сайтында "Кадрлар сәясәте" бүлегендә урнашкан. Өстәмә мәгълүмат буенча түбәндәге (843) 222-90-29, 222-90-27 телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


29
март, 2016 ел
сишәмбе

“Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге” Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе белән 4 һәм 11 апрелдә туристик ширкәтләрнең җитәкчеләре өчен профессиональ гигиена әзерлеге һәм аттестациясе буенча семинарлар уздыра. Семинар программасына Россия Федерациясе санитар канунлары, инфекцион авыруларга каршы чаралар һәм башкалар. Үткәрү адресы: Сеченова урамы 17, 301 бүлмә. Белешмәләр өчен телефолар: 221-90-04, 221-89-21.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Яллар һәм җәй каникуллары алдыннан 2016 елның 1-2 апрелендә “Казанская ярмарка” күргәзмә үзәгендә спорт һәм туризм буенча 21нче халыкара спорт һәм туризм күргәзмәсе KITS 2016 узачак. Күргәзмә ел саен ике юнәлешне таныта: спорт һәм туризм. Бу күргәзмәдә актуаль программалары белән Рәсәйнең 20 бөлгәсенән артык ял йортлары, спорт үзәкләре танытыла.  Шулай ук 1 апрелдә Крым танытуы узачак. Күргәзмәгә килеп үзегезнең һәм якынларыгызның ялларыгызны планларга уңайлы мөмкинлек


25
март, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Албания Республикасы туристик индустрия вәкилләре белән күреште.

Күрешүдә икеяклы регион танытуы узды һәм Албанияга реклама туры уздырувы мөмкинлеге сөйләшенде. Шулай ук инвестпроектлар белән дә кызыксыну булды. Кунаклар шулай ук KazanSummitта катнашырга җыеналар.

25 мартта “Ривьера” кунакханә күңел ачу комплексында АНО “Татарстан Республикасы туризм үсеше үзәге” Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә Visit Tatarstan туристик юнәлешенең үсеше программасы таныттылар.

Visit Tatarstan – республиканың туристлык мөмкинлекләрен таныту һәм киләчәктә дөнья стандартларына һәм заманча коммуникация һәм маркетинг комплекс программасы.

Танытуда Татарстан Республикасы туристлык буенча дәвләт комитеты рәисе Сергей Иванов,  АНО “Татарстан Республикасы туризм үсеше үзәге” генераль мөдире Оксана Саргина, VisitTatarstan визуаль стилен эшләгән INSTID британия ширкәте мөдире Наташа Гранд каташтылар. Танытуда Татарстанның туристик индустрия ширкәтләре вәкилләре катнаштылар.


24
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

27 мартта сагать 14:00’да Пушка ишегалдында «Сугышчы рухы. Скифлардан Алтын Ордага кадәр» “Батыр ярышы” узачак.

Чыгышлар артистик фехтование федерациясе стандартларына туры килә.


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан 23нче “Туризм һәм сәяхәт” халыкара туристик күргәзмәдә катнаша. Күргәзмә 23-26 мартта ЦВК «Экспоцентр» в Мәскәүдә үткәрелә. Күргәзмә туристлык буенча Федераль агентлык ярдәмендә уздырыла. MITT – дөньяның 5 иң алдынгы туристик күргәзмәлере арасына керә. Һәр ел күргәзмәдә 200 илдән артык ширкәтләр катнаша.  
 

“Татарстан Республикасының гигиена һәм эпидемиология үзәге” Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе белән 4 һәм 11 апрелдә туристик ширкәтләрнең җитәкчеләре өчен профессиональ гигиена әзерлеге һәм аттестациясе буенча семинарлар уздыра. Семинар программасына Россия Федерациясе санитар канунлары, инфекцион авыруларга каршы чаралар һәм башкалар.

Үткәрү адресы: Сеченова урамы 17, 301 бүлмә. Белешмәләр өчен телефолар: 221-90-04, 221-89-21.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Язгы мәктәп каникулларда Татарстан башкаласы топ-10 арзанлы сәфәргә бару юлы  шәһәрләре арасында беренче урынны яулады. Бу хакта Travel.ru туристик сервис хәбәр итә, 26 марттан 3-нче апрельга кадәр үткәрелгән тикшеренү чорында. Шулай итеп сәфәрнең бәясе 3240 сум тәшкил итә. Белгечләр Кремль, музейлар һәм Казанның истәлекле урыннардан тыш, Казан зооботсадын карага, Свияжск һәм Болгар экскурсияләренә  барып кайтырга киңәш итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International