Россия көненә Татарстан Республикасы милли музеенда ике Ватан сугышы вакыйгалары торгызылачак

2016 елның 3 июне, җомга

2016 елның 11 һәм 12 июнендә, бәйрәм көннәрендә Казанда беренче тапкыр реконструкторлар арасында хөрмәт казанучы  һәм танылган «Витязь» клубы ( җитәкчесе В.В.Хабаров) оештырган «Көнчыгыш-көнбатыш»: Россия Ватан сугышлары»  регионара хәрби-тарихи фестивале уздырыла. Фестиваль патриотик тәрбия программасын гамәлгә ашыру буенча хәрби-тарихи Татарстан бүлеге эшен ачык һәм уңайлы итеп күрсәтәчәк. 150дән артык кеше эпохага ярашлы костюмнарда  бу көннәрдә музейга килүчеләргә үзләрен тарихи чорда итеп хис итәргә ярдәм итәчәк: дворян баллары һәм биюләре, фотосалон һәм бивуаклар безнең көннәргә кайтачак. Һәм, әлбәттә инде, бөек сугыш эпизодлары да урын алачак.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International