Бу ялларда "НеФорум блогерлары 2016"да катнашучыларның Татарстанны тагын да ныграк белү һәм төп милли бәйрәмне үз күзләре белән күрү мөмкинлеге булды. Алар Зөя утрау-каласында һәм Лаештагы Сабан туенда булды. Кунакларны Зөядәге Ленивый торжок коймаклары белән сыйладылар һәм утрау буенча таныштыру экскурсиясе уздырдылар. Ә Лаештагы Сабан туенда алар милли кухняны татып карады һәм конкурсларда катнашты. Исегезгә төшерәбез, "НеФорум блогерлары 2016" Казанда 2 июньнән 5 июньгә кадәр барды. Бу көннәрдә "НеФорум"да катнашучылар сәяхәт, сәламәтлек, SMM-технологияләр һәм башка тематикалар буенча тәҗрибә уртаклашты.