Татарстан республикасы туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов IV “Яшь профессионаллар” ("World Skills Russia") милли чемпионатында “Кунакханә администрация эшчәнлеге” бәйгесе әзерлегенә актив катнашучыларга хөрмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук Бронза медале алып кайткан Ксения Петухова аеруча мактауга лаек булды.
Ярышларда Рәсәйнең 64 бөлгәсеннән 849 катнашучы 99 ярыш төрендә көчләрен сынады. Гомуми медалләр саны буенча беренче урында Мәскәү – 127, икенче урында Мәскәү өлкәсе – 90 һәм өченче урында Татарстан – 80.