ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бөтенроссия Спас ярминкәсен үткәрү кысаларында 2016 елның 5, 6 һәм 7 августта Алабугада IX Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале узачак. Әлеге фестивальнең инициаторы, оештыручысы һәм рухландыручысы, 2008 елдан алып, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы булып тора.


15
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетына кадрлар резервына кертү өчен документларны кабул итү бәйгесе тәмамланып килә.
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитетына кадрлар резервына кертү өчен  дәүләт граждан хезмәте вазыйфалары буенча документларны кабул итү бәйгесе тәмамланып килә. Конкурс үткәрү турында тулырак мәгълүмат белән “Кадрлар сәясәте” бүлегендә танышып була.


14
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Милли музее 22 апрель көнне тагы бер кат Россиякүләм үза торган “Китапханә төне 2016” акциясенә кушылачак. Бу көнне китапханәләр, китап кибетләре, музейлар эш вакытларын озынайтачаклар. Сәгать 12:00 алып 24:00 хәтле музейлар үз ишекләрен бар китап укырга яратучыларга ачачаклар. Әлеге чара бу елны “Китап укы” дип иссемләнгән лозунг астында узачак.

Әлеге чарага багышланган «Велолето-2016» дип исемләнгән  вакыйга 17 апрель көнне Җиңү паркында узачак. Бу урыннан сәгать 10:00 велосипедчылар «Черек күл» паркына юл тотачаклар.


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

16 апрельдан 24сенә хәтле Татарстан Республикасының Милли музее “Игелекле яз атнасы” дип аталган акцияга багышланган чаралар әзерли. Әлеге акциянең тарихы Рәсәйдә 1992елдан башлана. Ул вакытта  үз теләге белән катнашучылар мохтаҗлыкта яшәүчеләргә ярдәм күрсәтәләр. 1998 елдан башлап, әлеге акция россиякүләм   “Игелекле яз атнасы” исемен ала.

Бүген туроператорлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Казан чын ир-атлар өчен» дип исемләнгән реклама туры булып узды. Әлеге тур  ат спорты комплексы «Казан ипподромы»на бару,  «Казан-Арена» стадионы буенча күргәзмә экскурсиясен карау һәм экскурсия вакытында флагман кибет-музей «Арыш Мае» кибетенә барып, анда эчемлекләрне дегустацияләү белән бәйле иде. Ипподромда кунаклар музей һәм ат абзарын күзәттеләр, шулай ук атлар белән аралаштылар. Ә стадионында катнашучылар үз күзләре белән спортсменнарның киенү-чишенү бүлмәләрен күрү кебек  уникаль мөмкинлек белән файдаландылар һәм уен кырына төшеп, газонны тотып карадылар. Чара ахырында теләк белдерүчеләр яңа экскурсион маршрут буенча кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.


 


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда традицион шәһәр Чәчәкләр фестивален үткәрү көне билгеле булды: быел ул 15нче июльдән 30нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез,фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының,эшмәкәрләренең,гражданнарының иҗади потенциалын билгеләү өчен оештырыла. Фестивальне оештыру һәм әзерләү комитеты 15нче июльдан 30нчы августка кадәр шәһәр мериясендә катнашу заявкаларын кабул итә.


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

ТР туризм буенча Дәүләт комитетының рәисе Сергей Иванов рәсми делегация составында,ТР Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкчелегендә,Дубайда 11-13 апрельдә үтәчәк VI инвестицион форумда(Annual Investment Meeting – AIM-2016) катнаша. AIM-өчкөнлек чара сәнәгать һәм инвестицияләргә фокусланган,төрле функцияләр һәм вакыйгалар белән.Алар халыкара сәүдә эшчәнлеген үстерүгә булдырылган, шулай ук проэктлар күргәзмәсен һәм компанияләр презентацияләрен,өйдәп баручы катнашучылар конференциясен үзенә кертә. AIM 140 илдән 500 артык компанияне кызыксындырыр дип көтелә.Форумда катнашучылар авыл хуҗалыгы,сәүдә,төзелеш,энергетика,финанс,банк эшен,страхование һ.б. экономика тармакларының продуктларын ,проэкларын күрсәтәчәк.Форумда шулай ук ТР Премьер –министр урынбасары-информатизация һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов,ТР инвестицион үсеш Агентствосының җитәкчесе Талия Минуллина,ТР Президентының чит илләр белән багланыш җитәкчесе урынбасары Марат Гатин, ОАО «ОЭЗ «Иннополис» генераль директоры Игорь Носов.

Алабуга шәһәренең дәүләт музей-тыюлыгында «Прәннек такталары» дип аталган ярминкә ачыла. Элекеге заманнардан бирле Рәсәйдә прәннек тәмле ашамлыклардан санала.Үзенең тәме белән тула, вәзем, шәһәр прәннекләре шөһрәт казанган, шулай ук ярослав, архангельск, алабуга прәннекләре дә тәмлеләрдән санала.


8
апрель, 2016 ел
җомга

Вологда шәһәрендә 21-22нче апрелендә ”Төньяк ишекләре”дип исемләнгән XV туристик сервис һәм кунакчыллык технологияләр Региональ күргәзмәсе узачак.Ел саен күргәзмә Вологда өлкәсенең туристик инфраструктурасын күрсәтүнең ,турбизнес вәкилләре белән эшлекле контактлар урнаштыруның мөхим чарасы булып тора. Съезд барышында “Россиянең көмеш муенсасы”регианальара тарихи-мәдәният һәм туристик проек кысаларында хокук органнарының туристик бизнес,фәнни һәм иҗтимагый оешмалар белән бергәләп эшләү сораулары.Программа,заявка формасы һәм оештыручылар исемлеге Вологда өлкәсенең Туристик-мәгълүмат үзәге сайтында урнаштырылган: http:\\vologdatourinfo.ru\ru. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International