Казан Россия көнендә популяр туристик юнәлешләр буенча Россия шәһәрләре арасында өченче урында тора. Россия туристларының бу датага бәйле бәйрәм көннәрендә популяр юнәлешләрен Travel.ru туристик сервисы һәм «ТурСтат» агентлыгы билгеләгән. Рейтингы сәяхәт итүче туристлар тарафыннан 2016 елның 11 июненнән 13 июненә кадәр отель броньнәре буенча төзелгән, дип хәбәр итә Travel.ru. Шул мәгълүматлар буенча Петербургта туристлар кунакханәдә яшәгән өчен тәүлегенә уртача - 4 мең сум, Мәскәүдә – 3,1 мең сум, Казанда – 2,9 мең сум, Сочида – 3,5 мең сум, Ялтада 4 мең сум түләячәк. Узган ел белән чагыштырганда Сочи белән Казанда июнь-онлайн броньнәре чирек тапкыр арткан.