28-29 июльдә Казан-Болгарда “Идел буе федераль округында авыл туризмын үстерү – торышы, проблемалары, перспективалары” I регионара конференция булачак. Семинарга авылда туризмны үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче коммерция булмаган, коммерция һәм региональ, муниципаль структура вәкилләре, авыл туризмы субъектлары катнашачак. Шулай ук семинар эшендә Бөтенроссия коммерция булмаган оешмалар, БДБ илләре, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы учреждениеләре җитәкчеләре, ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, башка партнерлык оешмалары һәм ведомстволары вәкилләре катнаша. Адреслары һәм теркәлү вакыты: Казан шәһәре, Корстон, Н.Ершов урамы, 1А йорты, 9дан 12 сәгатькә кадәр, Болгар шәһәре, җыелу урыны Танкеевка-Болгар 1/8, “Эдем” кафесы, урнашу урыны Ржавец авылы “Казачья усадьба”, 10 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр.