Татарстанда мари мәдәниятенең «Семык» бәйрәмен билгелиләр

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

18 июньдә Татарстанның Арча районы Кулегаш авылында мари мәдәниятенең  «Семык» республика бәйрәме була. Бәйрәмдә Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Татарстан муниципаль районнарыннан мари фольклор коллективлары катнаша. 

Чара мәйданда делегацияләр парады, “Халыкның рухи байлыгы – Семык бәйрәме” прологы һәм бәйрәм әләмен күтәрү белән ачыла. Программа буенча милли ат чабышлары, мари ишегаллары һәм «Осталар шәһәре» буенча экскурсияләр, үзәк мәйданда һәм кече сәхнәдә концерт программалары күрсәтү каралган. Шулай ук «Марий патыр-2016»һәм  «Марий чевер удыр-2016» бәйгеләре уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International