Елга портында Зур Круиз бәйрәме булды

2016 елның 14 июне, сишәмбе

Елга портында Казанда яшәүчеләр өчен Зур Круиз бәйрәме булды.   Бу чара ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә узды һәм елга круизы өлкәсендә эре туроператорлар -  «ВодоходЪ», «Волжские путешествия+», «Инфофлот» и «Спутник-Гермес» көче белән үткәрелде. Анда Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт Комитеты Рәисе урынбасары Екатерина Барабанова катнашты. Ул бу чарага старт бирде һәм җыелучыларга теләкләр җиткерде.  Аннан соң бәйрәм һәр компаниянең судноларында чыгыш ясаучы артистлар әзерләгән  музыкаль һәм бию номерлары белән дәвам итте. Кунакларга концерт карап күңел ачудан тыш корабльләргә кереп эчен дә карап чыгу мөмкинлеге бирелде. Шулай ук Круиз бәйрәмендә  булачак “Бөек Болгар” тарихи фестивале мәйданчыгы да эшләде. Анда тарихи костюмнар киеп фотога төшәргә һәм шуның өчен истәлекле сувенирлар алырга мөмкин булды.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International