Екатерина Барабанова Татарстанны Россия бизнес-туризмы ассоциациясенең региональ конференциясендә тәкъдир итте

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Казан Кремленең Кортъярд Марриотт отелендә булган “Командировкаларны һәм чараларны оештыру мәсьәләләрендә теория һәм практика”   Россия бизнес-туризмы ассоциациясенең региональ конференциясендә  (AБT-АСТЕ Russia) катнашты. Ул Татарстан Республикасының туристик мөмкинлекләрен тәкъдир итү буенча чыгыш ясады. Татарстан турында сөйләгәндә Казан, Болгар, Алабуга кебек шәһәрләргә  һәм Зөя утрау-каласына мөһим урын бирелде. Екатерина Барабанова бай тарихыннан, кабатланмас табигатеннән, яхшы инфраструктурадан һәм югары дәрәҗәдәге хезмәт күрсәтүдән тыш  республикада  иминлекнең дә  югары дәрәҗәгә куелуын һәм бөтен булачак туристларның  монда үзләрен тыныч тота алуларын билгеләде.Ул шулай ук вакыйгаларга бай булган программалар: “Бөек Болгар”, Спасс ярминкәсе һәм башка фестивальләр  турында да сөйләде:     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International