Сергей Иванов "Петербург халыкара икътисади форумы 2016"да чыгыш ясады

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов “Петербург халыкара икътисади форумы 2016”да катнаша. Бүген ул  «Күчмә һәм эчке туризмны үстерү өчен идарә модельләре» панель сессиясендә доклад белән чыгыш ясады. Панель сессиясендә Сергей Иванов үз чыгышында Татарстан Республикасында туризмның үсеше һәм ирешелгән  нәтиҗәләр турында сөйләде. “2015 ел нәтиҗәләре буенча  Татарстан Республикасында         туризм өлкәсе үсешенең төп күрсәткечләре динамикасы уңай. Татарстан Республикасына туристлар агымы экскурсантларны кертеп, 2,7 миллион кешене тәшкил итте”, - дип билгеләде Сергей Иванов.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International