ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2016 ел
чәршәмбе

26 августта «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә  «Татарстан рәссамнары: Сөембикә образы – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе  тууга 500 ел алдыннан» күргәзмәсе ачыла.

 

ТР Сынлы сәнгате Дәүләт музее җыентыкларыннан  һәм Татарстан рәссамнары әсәрләреннән күргәзмә  Татарстан Республикасы көненә багышланган.

Музейда билгеләүләренчә, Сөембикәнең легендар образы беренче тапкыр  бердәм күргәзмә эчендә күрсәтелә. Сөембикә образы – бу патша Россиясе эпохасында да, совет чорында да идеология белән тыгыз үрелеп барган тема. 

Сөембикә образына заманча караш «мөселман авангарды» дип аталган постмодернистик тел, абстрактлылык, концептуализм, шәмаиль сәнгате эстетикасын  примитив кабул итү шартлы призмасы аша бирелә.   

Күргәзмә 26 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

3 сентябрьдә Свияжск утрау-каласында  "Свияжск ухасы  2016" гастрономия фестивале булачак.  Ни өчен бу ризык шундый зур тантананың төп урынын алып торачак соң? Свияжск утравында балык тоту ул электән үк иң төп һәм популяр һөнәрләрнең берсе була.  XVI гасырдан бу шөгыль утрауда яшәүчеләр арасында иң табышлысы булып исәпләнә. Җирле балыкчыларның  ятьмәләре корбан балыклары белән тулы була, шуңа күрә бу балык утрау символларының берсенә әйләнә һәм Свияжск гербында да урын ала. Балыкчылык хәзер дә Свияжскида яшәүчеләрнең тормышында зур роль уйный.  Әлегә кадәр җылы вакытта да, кышкы салкыннарда да “балыклы урыннар” яныннан узып барганда яр буйларында, көймәләрдә, яисә кышкы чорда боз өстендә күп санлы балыкчыларны күрәсең. Гаҗәп түгел,  борынгы заманнардан ук утрауда яшәүче өлкән буын яшьләргә хуш исле ризык – уха пешерү серләрен өйрәтеп калдыра.

Оештыручылар тәмле фестивальгә барудан тыш  анда үзеңә дә катнашырга, пешекче, дегустатор һәм гади тамашачы булырга чакыра.  

24еннән 31 августка кадәр Татарстан территориясе буйлап автоөйләрдә уникаль автоярыш узачак, шуның кысасында Россия һәм БДБның әйдәп баручы блогерлары Казан, Алабуга, Чистай, Тәтеш, Зөя утрау-каласы, Иннополис, Болгар һәм Яр Чаллы кебек шәһәрләрне үз күзләре белән күрә алачак. Автоярышка кушылган блогерлар арасында  Александр Беленький, Полина Бржезинская, Петр Ловыгин, Айгөл Вишня, Илья Воскресенский, Иван Летохин, Артур Шиһапов, Нияз Латыйпов, Филипп Чевелев и Ринат Галиәхмәтов бар.

Блог-турның төп максаты – республиканың мәдәни-тарихи мирасы, туристик инфраструктурасы һәм вакыйгалы мөмкинлекләре  белән танышу һәм шулай ук Татарстанда автоөйләрдә сәяхәтләрне популярлаштыру. Катнашучылар узачак автомаршрут киләчәктә бөтен теләүчеләр үз автомобильләрендә шундый ук маршрутны кабатлый алырлык итеп төзелгән. 

     Татарстанда булганда кунаклар танылган “Камаз” заводын күрә, “Дөя фермасы”нда була, серле Молоствовлар усадьбасына экскурсия ясый, кызыклы Юрьев куышын узу кыенлыкларын татып, Зәңгәр күлнең салкын суына чумып карый, Россиянең иң яшь шәһәренең ничек яшәвен һәм башкаларны күрә алачак. Блогерларның миссиясе  бик җаваплы – чөнки аларны 30 миллионга якын аудитория күзәтеп торачак! Бөтен видеоконтент  ОК, BigPicture.ru сайтларында  һәм блогерларның шәхси аккаунтларында non-stop реаль вакыты режимында трансляцияләнәчәк. Үз чиратларында тамашачылар сәяхәт барышына тәэсир итә алачак: мәсәлән, тавыш бирү юлы белән аларның алдагы бару ноктасын сайлый яисә сорау бирә алачак һәм аларга проектта катнашучылар туры эфирдан җавап бирәчәк. Болардан тыш, тамашачылар белән аралашу онлайн режимында гына түгел, ә билгеләнеш пунктларында да мөмкин булачак.


23
август, 2016 ел
сишәмбе

30 августта, Республика көнендә һәм Шәһәр көнендә, ТР Милли музеенда «Тарихның бәяләп бетергесез битләре» чарасы уза. Яшь килүчеләрне «Гади әйберләр тарихы» циклыннан интерактив музей дәресләре көтә: «Скрипка ачкычы яисә ничек музыка туган», «Барысы да тәгәрмәчтән башлана», «Кулда үрдәк, ә тезгендә…».

 Рәсем ясарга өйрәнергә яисә осталыгын үстерергә теләүчеләр өчен Казан рәссамы М.Нуруллина  «Минем республикам чәчәкләре» сәнгате буенча мастер-класс уздыра.  Шулай ук челтәрләп чигү, бисер белән чигү, курчаклар ясау, каллиграфия һәм инста-фото өчен  бутафорлар ясау буенча иҗади мастер-класслар булачак. Ә татлы ризык яратучылар  «Just» креатив төркеменең  мастер-классында булып, үзләре туңдырма ясый алачак.  

 Бәйрәм көненә Казан Дәүләт мәдәният институты,  «Красная горка» ансамбле,  «МИНхаузен» музыкаль ансамбле катнашында  «Синең турында җырлыйм, шәһәрем минем…» бәйрәм программасы була һәм  «EtnoArt» перкуссия мәктәбеннән мастер-класслар күрсәтелә.

Татарстанга 22сеннән 26 августка кадәр реклама-мәгълүмат кысасында Германиянең әйдәп баручы СМИ вәкилләре килә. Кунаклар Казанның тарихи урыннарында булачак, Бауман урамы буйлап җәяүләп узачак, "Татар кәләпүше" интерактив программасында катнашачак, Свияжск утрау-каласына, Бөек Болгарга барачак, Кабан күлендә катамараннарда йөри алачак, «Арыш-Мае» кебек кибетләрнең  җирле продукциясе белән танышачак. Болардан тыш, аларның  "Казан-Арена" стадионына барулары да планлаштырыла. Шулай ук   Казанда FIFA 2018 футбол буенча дөнья Чемпионатын оештыручылар белән интервью була.

Әлеге чаралар Германиянең туристик базарында Татарстан Республикасын сәяхәтләр өчен кызыктыргыч төбәк буларак күрсәтү максатыннан үткәрелә.

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында Көньяк Моравия крае гейтманы Михаил Гашек җитәкчелек иткән Чехия Республикасы  делегациясе өчен Татарстанның туристик потенциалын презентацияләү булып узды. Презентациядә төп урын республиканың тарихи урыннарына: Алабуга, Бөек Болгар, Казан һәм Свияжск утрау-каласына мөһим урын бирелде. Күңел ачуның киң индустриясе, иң яхшы спа-үзәкләрдә ял итү мөмкинлеге, экскурсияләр һәм беренче класслы урыннар, ЮНЕСКО сагы астындагы һәйкәлләр турында сөйләнде. Шулай  ук презентациядә туристның югары дәрәҗәдәге иминлеге һәм бай вакыйгалы календаре билгеләнде.     


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан командасы 19ыннан 20 августка кадәр Ярославль шәһәрендә барган "Тәмле артыннан сәяхәт" Халыкара гастрономия форумында туристик һәм гастрономия фестивален тәкъдир итү конкурсында 3нче урын алды. Шулай ук форум кысасында "Иделдә пир" фестивале узды, анда татарстанлылар тамашачылар бәяләве буенча беренче урынга чыкты.

Исегезгә төшерәбез, чара   "Россия Федерациясендә эчке һәм тышкы туризмны үстерү (2011-2018 еллар)" ФЦП кысасында Россия Федерациясе милли туристик продуктын алга чыгару бурычын гамәлгә ашыру максатыннан уздырылды.

Форумның төп максаты һәм бурычы арасында эчке һәм халыкара базарларда Россиянең туристик мөмкинлекләрен алга чыгару, Россия төбәкләрендә гастрономия туризмы үсеше актуаль мәсьәләләрен тикшерү, гастрономия туризмы өлкәсендә Россия төбәкләренең иң яхшы туристик проектларын тәкъдир итү һәм һөнәри аралашу һәм региональ гастрономия брендларын ясау һәм алга чыгару буенча  Россия һәм чит ил тәҗрибәсе белән уртаклашу булып тора.    


17
август, 2016 ел
чәршәмбе

Казан  чит ил туристлары  иң күп килә торган топ-5 Россия юнәлешенә  кергән. Бу хакта РИА Новости  матбугат конференциясендә Россия туроператорлары Берләшмәсенең башкарма директоры Майя Ломидзе хәбәр итте.

 «Казан быел Россиягә чит ил туристлары иң күп килә торган урыннар бишлегенә керде», – диде ул.

Болардан тыш 2016 елның җәендә чит ил туристлары яраткан урыннарга Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Алтын боҗра шәһәрләре кергән.


16
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген "Тандем" 18.00 сәгатьтә ачу аттракциона " виртуаль чынбарлыкта, проект "Fibrum Mega Box". Бу өр-яңа форматы күңел ачу. Могъҗизалы приключение белән эффектом тулы булу. Девизы проект: "рәхим итегез киләчәге!". Зур булмаган мәйданчык, проектның реаль дөньяда превращается бу зур бина дөньяда виртуальном.

Менә унынчы ел инде Казан ретротехника яратучыларны егерменче гасырның башы һәм уртасындагы автопромының уникаль  үрнәкләрен күрсәткән масштаблы вакыйгага җыя. Быел программа өч көнгә исәпләнгән, бу вакытта фестивальдә катнашучылар иң якты хисләр ала һәм күп санлы экстремаль конкурсларда катнаша алачак. Бу көннәрдә «Kazanring» автодромы чын ир-атлар драйвына, двигатель һәм моторлар тавышы киңлегененә әйләнәчәк.  Ике көн фестивальдә катнашучылар «Автосабантуй» конкурсында көч сынашачак, ә өченче көне ретроавто кызыклы парад белән башланачак. Шулай ук программага катнашучылар  узыш автомобильләрендә виртуоз йөртү осталыгын күрсәтә алган   Kazanring трассасы буйлап  йөрүләр дә кертелгән. Казанга беренче тапкыр  килүчеләр өчен төнге шәһәр буенча экскурсия дә оештырыла.      


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International