Татарстаннан ике проект 2016 елның «Russian Event Awards» вакыйгалы туризм өлкәсендә Милли премиянең Гран-приена лаек булды һәм аның финалы 15 октябрьдә узды. "Иң яхшы яшьләр туристик вакыйгасы" номинациясендә - "I.Pro" I Бөтенроссия туристик волонтерлар Форумы һәм "Туристик вакыйгаларны уздыру өчен иң яхшы мәйданчык" номинациясендә ("Урнаштыру чаралары")- "Казан Ривьерасы" ГРК. Шулай ук «Гастрономия туризмы өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә - «Тәмле Казан» икенче Гастрономия фестивале 1нче урын, «Туристик вакыйгаларны уздыру өчен иң яхшы мәйданчык» номинациясендә ("Музей-күргәзмә комплекслары") - "Зөя утрау-каласы" музей-тыюлыгы 2нче урын, «Туристик вакыйга иң яхшы идея» номинациясендә - «Әкиятләр сакчысы» халык эпосы, традицияләре һәм геройлары Фестивале 1нче урын һәм «Иң яхшы балалар туристик вакыйгасы» номинациясендә - «Ленивый торжок» тарихи реконструкция Комплексында Яңа ел интерактив программасында - «Укчы Никита һәм Зөя прәннеге турында әкият» 2нче урын алды. profi.travel b2b-генераль партнерының «Туристик бизнес белән аеруча уңышлы хезмәттәшлеге өчен» махсус номинациясендә "Бөек Болгар" Бөтенроссия урта гасыр көрәше фестивале аерым Гран-при белән билгеләнде.