Иртәгә, 14 октябрьдә, ТР Халыклар дуслыгы йортында «Чикерткә сикерүе» күргәзмәсе тәкъдир ителә.
ТР Халыклар дуслыгы йортыннан хәбәр итүләренчә, күргәзмә БДБ рәссамнары һөнәри берлегенең Казан бүлеге тәкъдиме буенча оештырылган һәм бөҗәкләргә багышланган.
Леонардо да Винчиның бөҗәкләрне күзәтүе нәтиҗәсендә ясаган зарисовкалары кайбер техник казанышлар өчен нигез булып торган. Күргәзмәгә килүчеләргә заман рәссамнарының зарисовкалары һәм картиналары фән һәм техникага файда китерә аламы дигән сорауга җавап табу да тәкъдим ителә.