RoomGuru.ru отельләрен эзләү сервисы көз көне Россия буенча һәм чит илгә сәяхәтләр өчен популяр юнәлешләрне ачыклады. Бәрхет чорында сәяхәтләр өчен Россиянең топ-10 шәһәрләре исемлегенә Сочи, Ялта, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Геленджик, Анапа, Кисловодск, Калининград һәм Түбән Новгород кертелгән.
Рейтинг 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр яшәү өчен отельләр һәм апартаментлар эзләү һәм бронь алу мәгълүматлары буенча төзелгән.
Узган җәйдә эчке туризм өчен иң таләп ителгән шәһәрләр исемлеген төзегән RoomGuru.ru сервисы мәгълүматларына караганда, Казан лидерлар өчлегенә керде.
Тикшерү 1 июньнән 31 августка кадәр запросларга һәм яшәү өчен бронь алуларга карап йөрү сервисларына нигезләнгән. Сервис статистикасы буенча, туристлар Казанга яшәү өчен тәүлегенә 2,8 мең сум акча тотып, уртача 3,5 көнгә килгәннәр.ТР башкаласының еш кунаклары Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара һәм Уфа яшәүчеләре булган.
Узган җәйдә җәйге сәяхәтләр өчен Россиянең популяр топ-10 шәһәрләре исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Ярославль, Вологда, Иркутск, Псков һәм Бөек Новгород кертелгән.
«Казан» - «Аэрофлот» авиакомпаниясе Халыкара аэропорты партнеры кышкы расписаниедә Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан маршруты буенча даими туры рейсларын дәвам итә.
Очышлар атнага ике тапкыр – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан ул 10.00 сәгатьтә очып китсә, 13.20 сәгатьтә Франкфуртта булачак. Кире юнәлештә самолет 14.55 сәгатьтә очып китеп, «Казан» Халыкара аэропортында 19.55 сәгатьтә булачак ( һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән). Маршрутка Airbus A320 һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк.
Сентябрьдә «АвтоРетроКлуб-21» тарихи техникасын яратучылар клубының 10 еллыгына багышланган «Казан – Алабуга – Яр Чаллы» автоузышы узачак. Чара «Волга» ГАЗ-21 Совет автомобилен җитештерүнең 60 еллыгына багышлана. Аның кысаларында, традиция буенча, тарихи авто- һәм мототехника экспозицияләрен оештыру каралган.
Ретроавтомобильләр колоннасы Алабугага 16 сентябрьдә килер дип планлаштырыла. Колонна составында – автоузышта катнашучылар - 20гә якын берәмлек техника һәм 50 кеше. Узышта катнашучыларны «Алабуга» ОЭСта каршы алачаклар. «Ford Sollers» заводында ретроавтомобильләр экспозициясе һәм завод буенча экскурсия оештырылачак.
2, 9, 16 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә «Эрмитаж-Казан» үзәге «Ибн Фадлан сәяхәте.Багдадтан Болгарга кадәр Идел юлы» күргәзмәсе буйлап мистик экскурсиягә чакыра.Сез караван юллары буйлап үтәрсез һәм гарәп сәяхәтчесе Әхмәт ибн Фадлан белән бергә IX-XIII гасырларның урта гасырлар халыкларының серле һәм мистик дөньясына чумарсыз. Казан эрмитажының караңгы заллары буенча узарга теләүчеләргә Кәнчыгыш һәм Европа 7 халкының серле яклары ачылыр
1 сентябрьдә, Белем көнендә, Татарстанның табигать тарихы музеена 8 ел тула. Экскурсияләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, интерактив программалар, экология бәйрәмнәре һәм конкурслары – музей стеналары артында мөһим вакыйгалар аз булмаган. 500 000нән артык кеше аның экспозициясе белән танышырга өлгерде: караңгыда ничек минераллар яктыруын, безнең Республика нинди файдалы казылмаларга бай булуын күрергә, чын метеоритларны тотып карарга, мамонт баласы һәм арыслан белән фотога төшәргә, динозаврлар скелетларын, куыш аюын һәм башка кеше барлыкка килгәнче яшәгән җан ияләрен күрергә була. Музей моннан миллион ел артка сәяхәт кылырга, үзең өчен бөтенләй икенче төрле могҗизалы Җирне ачарга мөмкинлек бирә торган вакыт машинасы булып күз алдына килеп баса.
Үзенең туган көненә Татарстанның табигать тарихы музее бәйрәм программасы әзерләгән:
11.00 – 16.00 «Алга узганга» мавыктыргыч квесты;
11.00 – 13.00 «Күңелле җәнлекләр» оригами мастер-классы;
1 сентябрьдә музей хезмәткәрләре беренче сыйныфта укучылар өчен яңа интерактив музей-педагогия дәресләрен тәкъдир итә. Бу көнне балалар белән төрле тәгәрмәчле транспорт төрләре барлыкка килү тарихы турында сөйләүче «Барысы да тәгәрмәчтән башланды», үтүкләр барлыкка килү тарихы турында «Үрдәк кулда, һәм тезгендә…..», Урта Идел буе территориясендә төрле традицион музыка уен кораллары белән таныштыручы «Скрипка ачкычы, яисә ничек музыка барлыкка килгән» кебек интерактив дәресләр уздырачаклар.
Болардан тыш, мәктәп укучыларын «Табигый дөнья кыргыйлары» лекция-күрсәтүендә хайваннар дөньясы байлыгы белән таныштырачаклар. Ә «Әйберләр тарихыннан» лекция-күрсәтүе гадәти әйберләрнең гадәти булмаган тарихын күрсәтәчәк, язма һәм яктырткыч җиһазлар тарихы, Татарстан Республикасы Милли музее фондыннан төрле көнкүреш әйберләре белән таныштырачак.
Көн дәвамында беренче сыйныф укучылары өчен керү бушлай.
Алабугада Шәһәр көнен 27 августта Шишкин буасында һәм «Молодежный» стадионында бәйрәм итәләр.
Кунаклар өчен урамда ашау фестивале уза, ут жанры кораллары белән эш итә белү буенча мастер-класслар. Айгөл Туташ һәм Макс Бакс катнашында бәйрәм концерты була. Бу көнне «Ут поэзиясе, Алабуга 2016» Халыкара пиротехника сәнгате фестивале уза. Анда Казахстан, Мәскәү, Волгоград Һәм Казан командалары чыгыш ясый. Бәйрәм көнен Александров бакчасында «Кино төне» тәмамлый.
Алабугада Шәһәр көне программасы
16.00 урамда ашау фестивале
17.00 - 19.00 ут жанры кораллары белән эш итә белү буенча мастер-класслар (Тесло-шоу)
17.00 шәһәр коллективлары катнашында концерт
18.30 Казаннан җырчы Айгөл Туташ чыгышы
19.00 Макс Бакс чыгышы
20.00 «Ут поэзиясе, Алабуга-2016» пиротехника сәнгате III Халыкара фестивале. Казахстан, Мәскәү, Волгоград һәм Казан командаларының файер-шоулары.
Пиротехника фестиваленнән соң Александров бакчасында «Кино төне» башлана.
Шәһәр көнендә Казанда Кремль стенасы янында «Kazan City Racing» шоу була. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары алдында 30дан артык дрифтер, авто-мотокаскадерлар чыгыш ясаячак. Иң көтелгән катнашучылар арасында Британия рекордчылары - автокаскадер Терри Грант һәм мотокаскадер Ли Бауэрс бар. Шулай ук казанлылар алдында дрифт-шоуда җирле пилот Тимур Тимерҗанов һәм Тарас Шатов, Россиянең боҗралы узышы пилотлары Ирек Миннәхмәтов, Марат Шәрәпов һәм Максим Симонов үзләренең мавыктыргыч программасын күрсәтәчәк.
Танылган Россия пилоты Максим Твардовский «FailCrew» халыкара дрифтерлар командасын күрсәтәчәк. Литва пилоты Повилас Янкавичюс «Mitjet 2L» компактлы автомобильләренең яңа классы белән чыгыш ясаячак. Шулай ук Марат Канкадзе башлыгында «Legend Stunt Team» мотостантрайдерлар командасы, Сергей Крапухин белән «RWT-motorsport» шоссе-боҗра мотоузышлары буенча командасы, «B.K.E. Stunt Show» командасыннан Григорий Марков чыгышлары көтелә.
«Kazan City Racing» трассасы Меңъеллык мәйданы яныннан тарихи шәһәр үзәге аша узачак. Трассаның гомуми озынлыгы 800 метр тәшкил итә. Шәһәр көне чарасына Бауман, Ташаяк урамнары, Кремль яр буеннан һәм Үзәк стадион ягыннан эләгергә була. Трассада заезд 11.00 сәгатьтән башлана, ә төп программа – 13.00 сәгатьтән
23еннән 25 августка кадәр Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты Рәисе Сергей Ивановның Чехия Республикасына эш визиты булды. Бару кысасында Чехиянең туроператорлары белән очрашулар һәм Татарстан Республикасының җирле яшәүчеләре арасында гамәлдә булган Татарстан Республикасы маршрутларына кертү турында сөйләшүләр булды. Шулай ук Көньяк Моравия краеның Брно шәһәренә визит булып, анда гейтман Михаил Гашек һәм туризмны үстерү үзәге, Брно шәһәренең халыкара аэропорты вәкилләре һәм җирле туроператорлар белән очрашу оештырылды. Ике регионның туристик ресурсларын үзара үстерү, шул исәптән туроператорлар һәм журналистлар өчен реклама-информацион турлар оештыру, региональ профильле күргәзмәләрдә катнашу һәм СМИда реклама кампанияләре уздыру мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән Чехия Республикасы арасында туры авиахәбәрләшүләр бар, Чехия авиалинияләре атнага ике тапкыр оча (юлда 3,5 сәгать вакыт уза), бу безнең юнәлешне сәяхәтләр өчен уңайлы һәм кызыктыргыч итә.
Көньяк Моравия крае Прага һәм Чехиядән кала читтән килүләр буенча икенче урында тора. Ул тере фольклорлы шәраблар ясаучы төбәк. Башкала – Брно шәһәре Европаның зур шәһәрләренә якын урнашуы белән дә уңайлы – Венадан 110 чакрым, Братиславадан 120 чакрым, Прагадан 200 чакрым. Брнодан 100 чакрым радиуста ЮНЕСКОның җиде һәйкәле урнашкан, өстәвенә монда фольклор гореф-гадәтләр әйбәт сакланган - "Словацкий вербунк" ирләр милли биюе ЮНЕСКО матди булмаган мирасы исемлегенә кертелгән. Шәраб һәм велосипед туризмы әйбәт үскән.