Сергей Иванов Санкт-Петербургка эш визиты белән килде

2016 елның 14 октябре, җомга

Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Санкт-Петербургка килде. Делегация составына эчке туризм белән шөгыльләнүче Татарстан Республикасы туроператорлары керде. Килү максаты – туристик индустрияне, кунакханә бизнесын һәм эчке туризм өлкәсендә Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербургның турфирмалары арасында хезмәттәшлекне үстерүнең төп юнәлешләре буенча тәҗрибә уртаклашу.

Эш визиты кысасында Сергей Иванов һәм Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «Кортъярд Марриотт Пушкин» отеленең генераль менеджеры Александер Нурок әфәнде, «Hilton» и «Hampton by Hilton» отельләр кластерының генераль менеджеры Франсуа Морван әфәнде, «Парк Инн Прибалтийская» отеленең генераль менеджеры Мачек Мязек әфәнде һәм табышлар буенча менеджер Екатерина Кашина белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International