Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитетында Германия туриндустриясе вәкилләре өчен туристик потенциалны тәкъдир итү булды. Татарстанны комитет рәисе урынбасары Екатерина Барабанова күрсәтте. Очрашуда иң популяр һәм иң күп туристлар йөри торган берничә нокта тәкъдир ителде: Зөя утрау-каласы, Казан, Алабуга, Чистай һәм Болгар. Киң күңел ачу индустриясенә һәм SPA-ял мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.