2016 елның 13-14 августында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында «Бөек Болгар» урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивале булып узды. Фестиваль барганда анда 38 000 тамашачы булды, узган елда 26 000 кунак килгән иде.
Фестиваль ачу тантанасында Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерция булмаган оешманың башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, Татарстанның Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм Удмуртия Республикасының мәдәният министры урынбасары Денис Утробин катнашты.
Чараның төп мәйданы көрәш мәйданчыгы булды, анда ат турниры, массакүләм бугурта көрәше, 10га 10 көрәш турниры, "First Сlass" тарихи урта гасыр көрәше турниры булды. Фестивальдә катнашучылар арасында тарихи урта гасыр көрәше буенча дөнья чемпионы – "Берн" , "Нюрнберг" һәм "Польско-Литовское копье" клубларыннан Россия милли җыелма командасы әгъзалары. Фестивальдә барлыгы Москәү, Санкт-Петербург, Воронеж, Тверь, Рыбинск, Иваново, Вологда, Сыктывкар, Чиләбе, Түбән Новгород, Павлово, Саратов, Самара, Ульяновск, Димитровград, Йошкар-Ола, Киров, Пенза, Елец, Липецк, Казан, Яр Чаллы, Уфа, Түбән Кама, Ижевск, Пермь, Березники, Чусовой, Нижний Тагил, Екатеринбург, Златоуст, Курган, Омск, Новосибирск, Красноярск, Алма-Ата кебек шәһәрләрдән 500 реконструктор катнашты.
19 августта «Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә Урицкий исемендәге паркта «Алма спасы» фольклор бәйрәме уза. Бәйрәмдә казанлылар һәм башкала кунаклары көнкүреш әйберләре, сувенир продукциясе һәм агачтан ясалган обереглар ясауның традицион уникаль ысуллары белән таныша алачак. Анда «Тукыма кисәкләреннән тегү» остасы Р.Садриеваның, «Мозаика» кул иҗаты студиясе җитәкчесе Р.Ильинаның, ТР һөнәр палатасы остасы Р.Радионованың һәм башкаларның эшләре тәкъдим ителәчәк.
«Московский» мәдәният һәм спорт үзәгендә бәйрәм дүртенче тапкыр уздырыла. Кичәнең йөзек кашы булып театральләштерелгән бәйрәм концерты булачак. Ул катнашучыларга рус традицияләре, биюләре, җырлары һәм мәзәкләре дөньясына чумарга мөмкинлек бирәчәк.
«Алма спасы» 16.00 сәгатьтә башлана.
“Бөек Болгар” урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивалендә тамашачылар көрәш һәм ярышлар күреп канәгатьләнүдән тыш, "Дженази"шоу-төркеменең чын “Утлы әкият”е һәм музыкантларның тере чыгышлары кертелгән яхшы күңел ачу программасы белән хозурлана алачак. Ул - цирк, оригиналь жанр, пластик бию һәм спорт осталыгы элементлары кертелгән театраль күренеш. Утлы күренеш гадәттә ут чәчеп торган бөтерчекләр, чын утаткычлар һәм фейерверклар ярдәмендәге пиротехника белән үрелеп бара.
Казанда мәйданда фестиваль алдыннан фаер-шоуның соңгы репитицияләре тәмамланды: оештыручылар билгеләвенчә, утлы күңел ачулар һәм хисләр бөтен кешегә дә җитәчәк.
Әлеге вакыйганы 13 августта 23 сәгатьтә "Бөек Болгар" фестиваленең төп көрәш мәйданында күрергә мөмкин булачак.
"Бөек Болгар" урта гасыр көрәше Бөтенроссия фестивалендә урта гасыр осталары һәм «Стрелецк хатыннары» ВИК хатын-кыз кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар күрсәтәчәк: станокта, бердо һәм тактачыкларда, тарткыч һәм тырмачыкларда туку. Һәм әлбәттә инде, тукыма өстеннән бизәкләр төшерү. Осталар белемнәре белән уртаклашачак, табигый материаллар һәм традицион эш кораллары белән эшләргә мөмкинлек биреләчәк. Уздыру вакыты: 13 августта 10нан 19 сәгатькә кадәр һәм 14 августта 10нан 18 сәгатькә кадәр. Шунда ук туку коралларын сатып та алырга була: табигый җитен, йон, мамык тукымалар, алар кием-салымны үзгәртеп тегү һәм стильләштерү өчен һәм шулай ук иркен һәм көндәлек экологик кием буларак бик кулай булып тора.
«Бөек Болгар» фестивален оештыручылар иң кечкенәләр өчен аерым программа әзерләде. Махсус алар өчен «Урта гасыр балалар дөньясы» балалар мәйданчыгы эшли.
Бу мәйданчыкның уникальлеге шунда, анда Татарстан Республикасы территориясендә бергә яшәүче халыкларның борынгы заманнардан ук уйнаган уеннары күрсәтелә. Мәсәлән, «Спутанные кони» - «Тышаулы атлар» танылган уенының бүгенге эстафетасы прототибы команда рухы тәрбияли. «Угадай и догони» - «Уйлап тап һәм куып тот» уены катнашучыларга якынаерга һәм бер-берсенең исемен отарга ярдәм итә. Ә менә «Продаем горшки» - «Чүлмәк уены» балаларны бер-берсе белән уртак тел табарга өйрәтә.
Шулай ук кечкенә кызлар өчен үләннән веноклар ясау буенча мастер-класслар үткәреләчәк. Аларга үрү техникасын гына түгел, ә элеккеге вакытта нинди традицияләр яшәп килүен һәм веноктагы һәр үләннең нәрсәне аңлатуын сөйлиячәкләр.
11 августта 20:30 сәгатьтә Василий Аксенов скверында «Зилант әкиятләре» «Татармультфильм» трилогиясен ачык анимацион күрсәтү була.
Фестиваль программасында усал Зилант оныкчыгы - Зилантик белән танышу. Ул балалар һәм аларның ата-аналары белән юмартлык, дуслык һәм хезмәт сөючәнлек турындагы файдалы киңәшләре белән уртаклашачак.
С 25еннән 30 августка кадәр, театр сезоны башланырга бер ай алдан, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры үзенең иң яхшы алты спектаклен күрсәтәчәк.
25 августта театр сөючеләр Тукайның танылган «Шүрәле» әкиятенә таянып язылган Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» («Свет моих очей») пьесасы буенча эшләнгән танылган спектакльне карый алачак. Спектакль сәхнәдә 20 ел куела һәм зур уңыш казана.
26 августта автор Илгиз Зәйниевнең татар театрын саклап калуга һәм үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән Туфан Миңнуллин истәлегенә багышлаган «Көтәм сине...» («В ожидании») пьесасы буенча узган сезон премьерасы куелачак.
Танылган «Хуҗа Насретдин» хиты 27 августта куела. Икенче көнне тамашачылар «Диләфрүз – Remake» карый алачак, ә 29 августта – “Мәхәббәт FM” лирик комедиясен. Бәйрәм программасын агымдагы репертуарның иң популяр спектакле “Гөргөри кияүләре” тәмамлый.
Камал театрының традицион август күрсәтүләре Казанда яшәүчеләргә һәм кунакларга Шәһәр көненә бүләге булып тора.
13-14 августта шәһәр заманча сәнгать төрләре демонстрациясе өчен арт-мәйданчыкка әйләнәчәк. Яңа сәнгать проекты Казанда яшәүчеләргә һәм кунакларга фестивальдә катнашучы – рәссамнар, режиссерлар, сәхнәгә куючылар, музыкантлар һәм башка уйлап чыгаручы иҗат әһелләренең кабатланмас концептуаль идеяләре белән уникаль танышу мөмкинлеген бүләк итәчәк. Кунаклар каршында перформанслар һәм хеппенинглар уза торган төрле импровизацияләнгән вакыйгалар ачылачак. Динамикалы сәнгать сөючеләрне заманча сәхнәгә куючылары эше күрсәтелгән театр зоналары һәм шулай ук мини-опералар җәлеп итеп торачак. Фестиваль программасына шулай ук конкурс кинопроектлары, концертлар һәм балалар өчен арт-чаралар кертеләчәк. Фестиваль кунаклары өчен күңелле сюрпризлар һәм иҗади автор призлары белән конкурслар әзерләнгән.
Бүген Алабугада Шишкин урманы территориясендә, «Молодежный» стадионында һәм шәһәрнең тарихи урамнарында өч көнлек Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачылды. Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән осталар һәм иҗат коллективлары ярминкәгә алдагы көнне үк килә башлады, ә палаткаларны һәм шәһәрдә мәйданның үзен бәйрәмгә кадәр берничә көн алдан бизәделәр.
Быел Спас ярминкәсендә Татарстан һәм Россиянең , шулай ук Беларусь, Литва, Үзбәкстан һәм Төркмәнстанның 170 шәһәреннән декоратив-кулланма- сәнгатьнең 850 остасы катнаша. Узган ел белән чагыштырганда катнашучылар саны кимеде – 2015 елда ярминкәдә 1112 оста катнашты. Оештыручылар аңлатуынча, быел ярминкәдә катнашу шартлары катгыйланган, монда товарны кулдан ясаучы һәм килүчеләр өчен мастер-класслар уздыра алучы осталар гына катнаша ала.
Ярминкә сәүдәсе киштәләре Вятск чабаталары, Нижегородск хохломасы, шулай ук Оренбург яулыклары, Киров матрешкалары, агачтан, металлдан, сөяктән ясалган әйберләр һәм башкалар белән тулган. Иртәдән балалар һәм спорт мәйданнары эшли.
Ярминкә программасы бик бай: кыңгырау тавышы фестиваленең концерты, «Вдохновение» автор җырлары фестивалендә катнашучылар чыгышлары, милли ишегаллары, спорт һәм балалар мәйданнары эшли, Татарстанның һәм Россиянең иҗат коллективлары чыгыш ясый.
«Мин һаваны сайлыйм!» авиация бәйрәме 12 августта 10.00дән 17 сәгатькә кадәр була.
Программада – самолетлар һәм вертолетларның, мотодельтапланнар һәм беспилотникларның авиашоулары, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы авиаотрядларының күрсәтмә чыгышлары, авиамодельчеләр, байкерлар һәм иҗат коллективлары чыгышлары, парашютчылар ярышлары, парашют җыю буенча мастер-класслар, һава шарында очышлар.
Бәйрәм кунаклары ил авиапромы легендалары итеп күрсәтелгән һава суднолары күргәзмәсен, шулай ук самолет һәм вертолетларның заман модельләрен күрә алачак. Иң яшь кунаклар өчен балалар уен мәйданчыгы каралган.